Бүләккә – телевизор!

«Подпискага – телевизор» акциясендә җиңүчегә – АҖ «Татмедиа» газета-журналларын иң күп яздырып укучыга бүген приз – телевизор тапшырылды! 

Бүләк иясе – мәктәп, мәгариф, укытучылар дөньясына билгеле кеше, газета-журналларның дусты Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин. Ул Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге лицей директоры вазыйфаларында да, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләгәндә дә, хәзерге көндә шәһәр методик үзәгендә дә өстәлендә һәрчак көндәлек матбугат. Бу юлы да 11 басмага язылган! Алардан тыш, шәхси басмаларны да алдыра икән. «Сере – балачакта ук газета -журналлар белән тәрбияләделәр безне, – ди. – Мамадышта чыга торган район газетасыннан башлап, балалар, яшьләр матбугатын укып бардык. «Сөембикә»не «Азат хатын» чагыннан ук укый идек. «Мәгариф», «Безнең мирас» журналларын да күптән укып киләм», – диде ул.
Җиңүегез белән котлыйбыз, Раиф әфәнде! Киләчәктә дә бергә булыйк!      

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 29 октябрь 2020 - 12:06
    Без имени
    Алланын кахаресе тошкэн нэрсэ ул сихерчелэр йорэк бэгерлэргэ утте алар ..тэмуг кисэулэре..узлэре ясый белмэгэне ясатып кайта белмэгэне улэ бетэ интт..ан ойрэнэ ..
    «Сихер бозды...»
  • 29 октябрь 2020 - 09:35
    Без имени
    Әдәби. Әсәр шундый була ул. Кайберәүләр көнаралаш гаибәт язалар да, оялмыйча хикәя дип куялар. Укыган, талантлы кеше язган әдәби әсәр ичмасам. Рәхәтләнеп укыдым. Ике авыл хатыны көтү куганда сөйләшеп торган гаибәт тибындагы нәрсәләрне чыгармасагыз яхшы булыр иде. Менә шушындый әсәрләр чыгарыгыз!
    Умырзая
  • 29 октябрь 2020 - 17:45
    Без имени
    Уйлый белмилэрдер, Уйлый белсэлэр энилэре бауга менмэс иде.
    Үкенечләр - урман...
  • 29 октябрь 2020 - 20:22
    Без имени
    Аллага тапшырдык донья ни кадэр рэхэт булса да кешелэр каты бэгъерле
    Үкенечләр - урман...
  • 29 октябрь 2020 - 21:32
    Без имени
    Сез нигэ балаларын гына гаеплисез олы кешенен акылыда китергэ момкин бит Белмичэ кешегэ гаеп ташламагыз елауларында гаепкэ алмагыз узегезне алар урыны на куеп карагыз башта
    Үкенечләр - урман...
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...