Бельгия татарлары Милли ашлар көнен билгеләп үтте

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды.

Бельгиянең татарлар җәмгыяте Брюссельдә Милли ашлар көнен билгеләп үтте. Татар тәм-томнарын яратучылар бәйрәме нәкъ менә февраль аенда үткәрелә һәм ул аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исеме белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Быел җәмәгатьчелек Юныс Әхмәтҗанов тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә.

“Бельгия татарлары” берлеге Бөтендөнья Милли ашлар көнен төрлечә билгеләп үтә. Әйтик, чәй табыны янында сөйләшеп утырулар оештырыла. Анда һәркем үзе пешергән милли тәм-томны алып килә, шулай ук җирле халык өчен алар телендә остаз дәресләре үткәрелә.

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды. Казаннан аны пешерергә өйрәтү өчен Юныс Әхмәтҗановның шәкерте, “Тәмле булсын” рестораны хуҗабикәсе, “Татар милли мәдәнияте һәм ашлары ассоциациясе” халыкара оешмасы президенты Резида Хөсәенова килгән иде. Ул гөбәдияне пешерү серләре сөйләп кенә калмыйча, җыелучыларга татар ашларын әзерләүнең төп принципалары белән дә таныштырды.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/16/135141/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7413
    2
    51
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    8172
    0
    38
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4303
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2237
    0
    32
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    2929
    1
    31
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда