Логотип
Яңалыклар

Аның исемен ишетүгә җырлый башлыйсың: «Иркәң буласым килә...»

Кичә Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанга 75 яшь тулган булыр иде.

Исән булса, кичә Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанга 75 яшь тулган булыр иде.

Хатын-кыз шагыйрәләр арасында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булучылар күп түгел. Лена Шагыйрьҗан – шул сирәкләрнең берсе. 

Аның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Йөрәктән Кояшка хәтле сузылган шигъри күпер» исемле виртуаль күргәзмә әзерләгән. Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында ул. Күргәзмә аның хакында иҗатташлары әйткән фикерләр белән баетылган. 
Милли китапханә фондында Лена Шагыйрьҗанның нинди китаплары саклана – виртуаль күргәзмә ахырында шушы исемлек тә бар.
Лена Шагыйрьҗан 2017 елның 16 гыйнварендә вафат булды. Туган ягында – Әтнә районының Күлле Киме авылында җирләнде. 
Аның исеме ишетелүгә күңелдә шигырьләре яңгырый башлый. Сезнең дә шулайдыр...
Их! Башлыйсы иде өр-яңадан, 
Ап-ак сөттән – иң гөнаһсыз чактан... 
Туен көткән керсез ак күлмәктән, 
Ак ефәкләр белән ак калфактан!

Яки менә монысы: 

Иркәң буласым килә,
Җилләреңә буйсынырлык,
Җилкән буласым килә. 

Лена Шагыйрьҗан шигырьләрен укыгыз: http://syuyumbike.ru/news/poeziya/lena-shagyyran-shigyrlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар