Лена Шагыйрьҗан шигырьләре

Моңлы бала

«Моңлы бала түгел идем,
Миңа ниләр булды икән?..»

...Ниләр булсын?..
Моңнар йоккан миңа,
Моң кагылган минем җаныма.
Моңсыз йөрәкләргә моң салырмын,
Якынрак килсә яныма...
Ниләр булсын...
Миннән элек, әнә,
Моңлы сазын шагыйрь уйнаган.
Мин туганчы ук килеп, 
                        бер моңлы җан
Моңын түгеп киткән дөньяга...
Җуелмыйча, шул җаннарның моңы
Сеңеп калган безнең каннарга.
Күңелләргә безнең дәрт өстәгән
Моң чишмәсе булып кайнарга.
Моңлы булу – мескен булу түгел,
Моң ул саклап кала иманны.
Моң ул йолып кала мәхәббәтне,
Моң ул һәрчак була гуманлы.
җирдә кеше яшәп китә икән,
Агылып калсын моңы йөрәктән.
Моңлы бала гына көчле була,
Батыр була ала кирәктә...
 


Кичке уеннар

Яшьлегемнең һәрбер истәлеге 
Авылыма килеп тоташа. 
Җыр-биюле кичке уеннарга, 
Болыннарга кайтам җыр аша.

Ахры, мәңге чыкмас хәтеремнән, 
Күңелемә тирән уелган: 
Сабантуйларының бер дәвамы – 
Җыр-биюле кичке уеннар.

Берәм-берәм күктә йолдыз калка, 
Җәйге кояш бата кызарып. 
Кичке уеннарның сере тарта 
Гыйшык тоткан егет-кызларны.
Урталарга чыгып җыр башлыйлар, 
Гармун тавышы агыла болынга. 
Таллар кебек бөгелә нечкә билләр, 
Җилфердәшә ефәк толымнар.
Бөтен авыл килә җыелып шунда, 
Кушылып җырлый таныш көйләргә. 
Төннәр буе моңлы уен җыры 
Ишетелеп тора өйләргә.

Әби-чәби, үсмер, бала-чага, 
Кыз-кыркыннар, егет-җиләннәр...
Иярешеп туган-тумачага 
Кала кунаклары килгәннәр.

Уен җырларының үзенә бер 
Моңы бар да аның, дәрте бар. 
Бер дәва ул авыл кешесенә, 
Бер шифа ул яше-картына.

Их, ул кичке уен җырларының 
Моңсулыгын булмый аңлатып: 
Үзәкләрне өзә җилкендереп, 
Хәсрәтләрне җилгә таратып.

Алмаларның кайчан балланганын, 
Чияләрнең кайчан пешкәнен 
Әйтеп бирә алар – кемгә күзең, 
Кемгә ихлас күңелең төшкәнен...

Кызлар сайлап йөргән егеткә дә, 
Борын чөеп йөргән кызга да –
Сүз табыла монда һәммәсенә, 
Кагылып үтә барыбызга да...

Алма-алма, чия-чияләре, 
Кушылып китә «Төймә-төймә»гә 
«Ай-йолдызым» булып әйләнә дә, 
Бөтерелә «Көймә-көймә»гә...

Әйлән-бәйлән уйный егет-кызлар, 
Таныша да шунда, аңлаша. 
Шаулап-гөрләп тора кичке уен, 
Үзенә бер кичке тамаша...

Уен-көлке, чәнечкеле такмак, 
Шаян сүзләр анда мул иде. 
Киносы да, телевизоры да, 
Театр да монда шул иде.

Авылымның кичке уеннары,
Катлы-катлы түгәрәкләре...
Очып кайтыр идем яшь гомергә,
Булсам болын күбәләкләре...

Йөрәгемдә яши гүзәл бер моң,
Мәңге тынмас гармун чыңы ул.
Авылымның кичке уеннары –
Яшьлегемнең уены-чыны ул,
Уен түгел – ихлас чынлык ул...

 

Минем «һөнәр»


Дөньядагы бөтен һөнәрләрнең
иң сәере, иң-иң көмешсезе,
иң-иң өлешсезе тиде миңа...
Минем «һөнәр» – шигырь язучы...
Килми калды шуңа йөз яучы.
Бик күп иде миндә сәләтләр,
акча эшләтерлек «сәбәпләр».
Мин тегүче була алыр идем...
Моңлы сазны «кулга алыр» идем...
җырчы, актриса, биюче...
Күккә куык-шарлар чөюче...
Була ала идем мөгаллимә,
                       бик шәп остаз...
Булмас, ай-һай, димә!..
Миндә чөнки үзем белгәнне
өйрәтәсе килү теләге
                        бик зур...
(Шуның белән булам хур...)
Шагыйрьлеккә киткән көчемнең –
мәхәббәтем, нәфрәт, үчемнең –
һич югында тик бер өлешен
мин шул һөнәрләргә биргән булсам,
үрчер иде алтын-көмешем...

Ә мин менә шагыйрь 
                     булып калдым...
Җегәр-орлыгымны җырга салдым, –
үз-үземә гүя «корбан чалдым» –
шуның хакка кулга каләм алдым...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14486
    3
    176
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11526
    2
    120
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8795
    2
    93
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4537
    7
    84
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5137
    4
    74
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...