Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге” хезмәте киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Адлер Тимергалинның (1931-2013) “Миллият сүзлеге” басмасы тәкъдим ителде. 2016 ел азагында Татарстан китап нәшрияте тарафыннан чыгарылган сүзлек өч томлы булачак. Әлегә аның беренче томы бастырылган һәм анда “А” хәрефенә башланган сүзләрдән алып, “И” хәрефенә башланган сүзләргә кадәр мәгълүмат урнаштырылган.

Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин бу басманың чыгуын татар милләте, теле, тарихы өчен зур вакыйга дип атады. Ул шулай ук сүзлекнең 3 мең данә тираж белән чыгуын һәм аны китап нәшрияте кибетләрендә 1,2 мең сумга сатып алырга мөмкин булуын да хәбәр итте. Киләчәктә исә “Миллият сүзлеге” Татарстан китап нәшриятының электрон кибетендә урнаштырылачак.

Илдар Сәгъдәтшин билгеләп үткәнчә, яңа басылган сүзлекнең 1,7 мең данәсе Татарстан китапханәләренә таратылачак. Сүзлекнең икенче томын - быел, өченче томын исә 2018 елда бастыру күздә тотыла.

“Миллият сүзлеге” тышлыкларын Татарстанның атказанган рәссамы, Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина бизәгән.

“Әти бу китапка мәгълүматны гомер буе туплады, җыйды. Аерым сүзләр, аерым гыйбарәләрне туплаганнан соң, системага кертү мәсьәләсе килеп басты. Моның өчен ул махсус компьютерда эшләргә өйрәнде. Астрономия, физика һ.б. фәнни-техник терминнарны язу да аның башына шул вакытта килә. Аларны татарча язу бер дә җиңел булмагандыр. Сүзлекнең өч томы да басылса, ул бездән соң килгән буынга да мирас булачак”, - диде Алсу Тимергалина.

Тарих фәннәре докторы Галимҗан Дәүләтшин сүзлекнең исеменә тукталып: “Миллият сүзе соңгы елларда шактый онытылган исем. Миллият ул — безнең милләтнең рухы, безнең милләтнең мохите. Бу китаплар берничә институтның хезмәтенә торырлык”, - диде һәм сүзлекне редакцияләгәндә автор стиленең саклануын билгеләп үтте.

Язучы, публицист, бик күп дәүләт бүләкләре лауреаты Газинур Морат: “Әгәр бу сүзлекнең өч томын да адәм баласы укып чыккан икән,  техник белемлеме, көтүчеме, кибетчеме, галимме, физикмы, химикмы — ул төрки-татар тарихы белән шактый таныш булачак. Әлеге фундаменталь хезмәтләр Адлер аганы Риза Фәхретдин, Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт, Һади Атласи дәрәҗәсенә күтәрәчәк”, - дип бәяләде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Миллият сүзлегенең” өстәл китабы булачагын фаразлады. “Моны укып кына чыксаң да, татарлыгыңның ничә процент икәнен беләсең”, - ди берлек җитәкчесе. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8927
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9009
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4719
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5968
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан