Логотип
Яңалыклар

Аһ, китәләр бит...

Бу буранлы көндә авыр хәбәр килде... Легендар җырчыбыз Илһам Шакиров вафат... Без Әлфия апа Афзалова, Илһам абый Шакиров җырларында, аларның концертларын сагынып көтеп алып, җырларын җырлап үскән  буын. Берәм-берәм китәләр арабыздан... Бик авыр бу югалтулар! 
Илһам Шакиров... Аның кабатланмас тавышы һаман колакта яңгырый, искиткеч җырлары күңел түрендә тибрәлә... «Идел буе каеннары», «Саумы, кояш!», «Ай, әле бик еракта идек без...», «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Истә, һаман да истә»... Аһ, никадәр күп ул җырлар! Барысы да истә, һаман да истә.... Илһам абый да күз алларыбызда һаман...
Гомеренең соңгы минутларында бөек җырчыбыз Республика клиника хастаханәсендә булган. 15 февральдә аңа 84 яшь тулган булыр иде. 

Айлы көннәрдә (Илһам Шакиров турында Аяз Гыйләҗев уйланулары)

Илһам Шакировка гашыйк идек!

Илһам Шакиров турында 10 кызыклы факт

Илдә Илһам җырлый


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар халкынын сандугачы Илhам абыебызнын жаны ожмахта булсын, авыр туфрагы жинел булсын. Анын соклангыч, монлы тавышы хэр кон безнен йорэктэ чынлый. Зур югалту...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны жэннэттэ булсын!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Илһам Шакиров кебек җырчы да булмас, ул җырлаган кебек җырлар да тумас…

        Хәзер укыйлар