Логотип
Яңалыклар

27 декабрь – 31 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Республикабыз театрларында һәм концерт залларында чыршы бәйрәмнәре гөрли.
Татарстанның Казан, Чаллы, Минзәлә дәүләт театрларында һәм концерт оешмаларында әкияти чыршы бәйрәмнәре дәвам итә.

 27 декабрь (сишәмбе)

Г.Камал театрында – “Авыл эте Акбай” (Туфан Миңнуллин). 
Балалар өчен күңелле, маҗаралы әкият. 
Спектакль 1 сәгать 20 минут бара. 
Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һава киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю - бүреләр очравы бар. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайдан да тугры, эчкерсез иптәш таба алмасын аңлый. Һәм аны бергә барырга үгетли башлый. Әлбәттә, шундый хәтәр юлга Акбай Тәмлетамакның берүзен җибәрә алмый, бер көнгә генә барып килергә риза була...
Башлана – 11.00, 14.00 сәгатьләрдә.

Г.Камал театрында – “Җилкәнсезләр” (Кәрим Тинчурин). Режиссер - Георгий Цхвирава. Киләчәк турында хәтирәләр 2 бүлектә. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 8 октябрендә булды.
Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...
Башлана – 19.00 сәгатьләрдә.

К.Тинчурин театрында – “Әкият китабы” (Шамил Фәрхетдинов). Режиссеры - Зөлфәт Зиннуров.
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга… Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак.
Башлана – 12.00 сәгатьтә.

К.Тинчурин театрында – “Беренче мәхәббәт” (Илһам Гали). Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. 
Беренче мәхәббәт- ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.
Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти- әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса! Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат- мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.
Әлеге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар барлык тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңартыр.
Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикә өчен бал” Яңа ел тамашасы). 
Башлана – 10.00, 13.00 сәгатьләрдә.

“Әкият” курчак театрында – Яңа ел чыршы бәйрәме һәм “Волшебные снежинки” әкияте (Михаил Супонин).
Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30 сәгатьләрдә.

Чаллы театрында – “Урман club” (Илгиз Зәйниев). Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең гаҗәп мавыктыргыч маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып гаять зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека көтә.
Башлана – 15.00 сәгатьтә.

Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте. 
В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай" ("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Эльмира Гәрәева инсценировкасында. 
Башлана - 10.00, 13.00, 15.00, 17.00 сәгатьтә.

28 декабрь (чәршәмбе)

Г.Камал театрында – “Хуҗа Насретдин” (Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус). Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев.

К.Тинчурин театрында – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” (Туфан Миңнуллин). Режиссеры һәм музыка авторы – Резеда Гарипова.
Төп геройлар – дүрт дус акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Ләкин төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы куанычлы: егетләр үзләренең дуслыкларына тугры кала. Кәефегезне күтәрергә телисезме? Димәк, әлеге спектакль, һичшиксез, Сезнең өчен!

“Әкият” курчак театрында – Яңа ел чыршы бәйрәме һәм “Волшебные снежинки” әкияте (Михаил Супонин).
Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30 сәгатьләрдә.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикә өчен бал” Яңа ел тамашасы.
Башлана – 10.00, 13.00 сәгатьләрдә.

Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте.
В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай" ("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Элмира Гәрәева инсценировкасында. 
Башлана - 10.00, 13.00, 15.00, 17.00 сәгатьләрдә.

Чаллы театрында – “Урман club” (Илгиз Зәйниев). Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең гаҗәп мавыктыргыч маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып гаять зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека көтә.
Башлана – 15.00 сәгатьтә.

29 декабрь (пәнҗешәмбе)

Г.Камал театрында – “Кәҗә, сарык һ.б.” Режиссерлар - Илдус Габдрахманов белән Сәлимә Әминова.
Балалар өчен әкият. Спектакль 1 сәгать 40 минут бара.
Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итә. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас. Спектакль заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Аларга бер-бер артлы өзлексез барган вакыйгалар агышын кабул итү авыр бирелә. Шуңа күрә спектакль махсус фрагментларга бүленгән, ә геройлар, Кәҗә белән Сарык вакыйгасын сәхнә белән залның уртак уенына әверелдерер өчен, тамашачыларны да әкияттәге маҗараларда катнашырга өндиләр.
Башлана – 11.00, 14.00 сәгатьләрдә.

Г.Камал театрында – “Бабайлар чуагы” (Илгиз Зәйниев). 
Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...

К.Тинчурин театрында – “Ефәк баулы былбыл кош” (Аяз Гыйләҗев). Режиссер – Рәшит Заһидуллин.
А.Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә! Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Спектакль мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган.
Башлана 18.30 сәгатьтә.

“Әкият” курчак театрында – Яңа ел чыршы бәйрәме һәм “Сертотмас үрдәк” әкияте (Абдулла Алиш).
Башлана - 10.00, 12.30, 15.00, 17.30 сәгатьләрдә.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикә өчен бал” Яңа ел тамашасы. 
Башлана – 10.00, 13.00 сәгатьләрдә.

Чаллы театрында – “Урман club” (Илгиз Зәйниев). Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең гаҗәп мавыктыргыч маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып гаять зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека көтә.
Башлана – 15.00 сәгатьтә.

Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте. 
В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай"("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Элмира Гәрәева инсценировкасында. 
Башлана - 10.00, 13.00, 15.00, 17.00 сәгатьләрдә.

30 декабрь (җомга)

Г.Камал театрында – “Кәҗә белән сарык” (Илгиз Зәйниев). Режиссерлар – Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминева. 
Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача укыла. Камал театрының “Кәҗә, сарык һ.б.” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас. Спектакль заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Аларга бер-бер артлы өзлексез барган вакыйгалар агышын кабул итү авыр бирелә. Шуңа күрә спектакль махсус фрагментларга бүленгән, ә геройлар, Кәҗә белән Сарык вакыйгасын сәхнә белән залның уртак уенына әверелдерер өчен, тамашачыларны да әкияттәге маҗараларда катнашырга өндиләр.
Башлана – 11.00, 14.00 сәгатьләрдә.

Г.Камал театрында – “Бармы ришвәттән дәва” (Зөлфәт Хәким). Режиссер – Илгиз Зәйниев.
Спектакльнең премьерасы быел 7 ноябрьдә булды. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...
Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Эх алмагачлары” (Шамил Фәрхетдин, Рәшит Заһидуллин). 
Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар.
Спектакль төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны гаилә белән дә килеп карарга мөмкин.
Әлеге тамашада Кәрим Тинчурин театры йолдызлары катнаша.
Якты һәм ачык төсләргә мул сәхнә бизәлешен рәссам Наилә Кумысникова иҗат итте.
Искиткеч күңелле, мавыктыргыч әлеге спектакльне исә сәхнәгә театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйды.
Башлана – 18.30 сәгатьтә.

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Щелкунчик” Яңа ел тамашасы.
Башлана – 10.30, 14.00 сәгатьләрдә.

“Әкият” курчак театрында – Яңа ел чыршы бәйрәме һәм “Волшебные снежинки” әкияте (Михаил Супонин).
Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30 сәгатьләрдә.

Чаллы театрында – “Урман club” (Илгиз Зәйниев). Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең гаҗәп мавыктыргыч маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып гаять зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека көтә.
Башлана – 15.00 сәгатьтә.

Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте. 
В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай"("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Элмира Гәрәева инсценировкасында. 
Башлана - 10.00, 13.00, 15.00, 17.00 сәгатьләрдә.

31 декабрь (шимбә)

“Әкият” курчак театрында – Яңа ел чыршы бәйрәме һәм “Волшебные снежинки” әкияте (Михаил Супонин).
Башлана – 10.00, 12.30, 15.00, 17.30 сәгатьләрдә.

Г.Камал театрында – “Кәҗә белән сарык” (Илгиз Зәйниев). Режиссерлар – Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминева. 
Башлана – 11.00 сәгатьтә. Кече зал

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Летучая мышь”. Премьера. Оперетта. Иоганн Штраус музыкасы.
Башлана – 18.00 сәгатьтә.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/27/132095/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар