16 августта Казанда Рөстәм Яхин һәйкәле ачыла

Күренекле композитор, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның һәйкәле 16 августта – композиторның туган көнендә Казанда ачыла. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады.

Һәйкәл ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә.

Искәртеп үтәбез. Рөстәм Яхинның һәйкәле Казан шәһәре үзәгендә – Зур Кызыл урамында - Казан Дәүләт консерваториясенең төп бинасы каршында куелды. Һәйкәлнең авторы – скульптор Асия Миңнуллина.

Мәгълүмат өчен. Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин  - күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты - 1921 елның 16 августында Казанда туган.

П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә белем алган. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә.

1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый.

Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә. 1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/14/146327/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 15 гыйнвар 2021 - 13:15
    Без имени
    кэкре дилэр Туймазыда Башкортостан
    Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
  • 15 гыйнвар 2021 - 11:17
    Без имени
    Бер тамчы дорес туры килмэде сукояр
    ​Һәр Йолдызлыкның – үз сәер гадәте
  • 15 гыйнвар 2021 - 09:57
    Без имени
    Бик матур язма! Мине дэ эни, 3 яшь тулмаган баланы, ерак эбидэ ( энинен энисе була) калдырып, Элмэткэ яшэргэ киткэн. Эбиемне инэй дип устем. Газиземнен эйткэн, ойрэткэн сузлэре эле дэ колагымда. Тэуфикълы бул, олыны-олы, кечене-кече итэ бел, харамнанан, нахактан ерак бул дия иде. Искэ алмаган конем юк. Инэй эйткэндэй дип сойлэшу гадэте калды... hидая. Чаллы.
    Якын ерак әбекәем
  • 14 гыйнвар 2021 - 19:15
    Без имени
    Бик һәйбәт хикәйә
    ​Айгөл + Линар – 1
  • 14 гыйнвар 2021 - 18:49
    Без имени
    50 житкэч узенэ нигэ пычрак буярга балаларын хакында яшэгэнсен рэнжетугэ тузэ алмасан аерыл
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...