Логотип
Камыр ашлары

Төче камырдан пешкән өчпочмак

рецепт на русском языке
 
Төче камырдан пешкән өчпочмаклар аеруча тәмле була! Кетердәп тора, авызда эреп кенә китә!
Камырны бик юка итеп җәйсәк тә, ул ертылмый. Моның кечкенә генә бер сере ул. Ул сер – бер уч манный ярмасы!


 
Кирәк:
Камыр өчен:
* он – 3 стакан;
* манный ярмасы – 1 аш кашыгы;
* тоз – 1/2 чәй кашыгы;
* су – 100 мл;
* сыер мае – 100 г.

Эчлек өчен:
* сыер һәм тавык ите – 300 г;
* бәрәңге – 3 данә;
* башлы суган – 3 данә;
* укроп – 20 г;
* тоз, борыч – 1/2 чәй кашыгы.

Эш барышы:
1. Онны иләп, уртасында уем ясыйбыз. Манный ярмасы һәм тоз сибәбез.


2. Әкрен генә боздай салкын су агызабыз һәм чәнечке белән болгатып җибәрәбез.



3. Йомшак маргарин яки сыер маен шакмаклап турап, онга салабыз һәм камыр басабыз.



4. Камырны савытка салып, өстен ризык элпәсе белән каплыйбыз. Бер сәгатькә суыткычка куябыз.


5. Шул арада иттарткычтан бертигез пропорциядә сыер ите белән тавык итен чыгарып, бергә катнаштырабыз. Бәрәңге белән башлы суганны вак шакмаклап турыйбыз. Боларны тирән эчле зур савытка салып туралган укроп кушабыз, тоз, борыч сибәбез. Болгатабыз.



6. Әзер камырны кабат бераз басабыз һәм юка итеп җәябез. Чәй тәлинкәсе зурлыгында җәелгән түгәрәкләрнең уртасына эчлек салып чыгабыз.
 


7. Камырны, уртасында тишек калдырып, өч урыныннан чеметеп алабыз. Уртасыннан тотынып, кырыйларына таба чеметеп чыгабыз.



8. Өчпочмаларны кәгазь җәелгән табага тезеп чыгабыз. Алдан 205 градуска җылытылган мичтә 40-60 минут пешерәбез. Әмма 25 минут узуга, өчпочмакның аскы өлешен тикшерәбез. Көеп китәрлек булса, аска кайнар сулы таба куябыз.


  9. Әзер өчпочмакларны чәй яки яшел аштәмләткеч үләннәр сибелгән шулпа белән табынга чыгарабыз.
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    миндэ шулай пешерэм только тавык ите урынына каз-урдэк или сарык ите кушам....рэхмэт сезгэ бииик тэмле ммммммммм

    • аватар Без имени

      0

      0

      Итне вак итеп пычак белэн генэ турарга кирэк, мясорубка анын тэмен боза. Аш-ризыкларыгыз тэмле булсын!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эчлек очен туралган ит эйбэт, фарш унышлы тугел

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рэхмэт, мин туралган тавык итеннэн пешерэм бик тэмле! Ашларыгыз шулай тэмле булсын!

          Хәзер укыйлар