Логотип
Камыр ашлары

Самса



 

Солы сөтендә генә изелгән камырга йомырка да салынмый, бернинди май да салынмый.  Бигрәк тә сыер сөтен өнәмәүчеләр өчен дә, дөрес тукланган (здоровое питание) кешеләр өчен бик кулай камыр. Камыр бик тә үзенчәлекле – кетердәп тора торган булып чыга. Ә инде яшелчәле эчлек белән үзенә күрә аерым бер тәм бирә. Мондый камыр белән төрле-төрле эчлекләр ясап була. 

  

Кирәк: 

 

130 мл солы сөте; 

бал кашыгының 1/4 өлеше тоз; 

1 бал кашыгы камыш шикәр комы; 

ярты бал кашыгы чәй содасы; 

130 мл рафинадланган үсемлек мае; 

2-2,5 бодай оны. 

 

Эчлек өчен: 

 

200 г чистартылган кабак; 

200 г чистартылган бәрәңге; 

2 баш суган; 

2 тырнак сарымсак; 

кыздырыр өчен 2 аш кашыгы үсемлек мае; 

тәменчә – тоз, борыч. 

 

Пешерер өчен әзерлек: 

 

2-3 аш кашыгы зәйтүн мае; 

1 чәй кашыгы мәк. 

 

Эш барышы: 

 

Солы сөтен тоз, шикәр комы, чәй содасы, үсемлек мае белән катнаштырабыз.



Әз генә он өстәп, төерләр калмаслык итеп туглыйбыз. 

Калган онны кушып бетереп, камыр басабыз. Камырның өстен каплап куеп, күпмедер бер вакытка куеп торабыз. 

Шул вакыт арасында чистартылган, кисәкләргә туралган кабак белән бәрәңгене артык күп булмаган күләмле суда әзер булганчы пешереп алабыз. Пешеп чыккач, суын саркытабыз. Төябез. 



Үсемлек маенда вак итеп туралган суган белән сарымсакны җиңелчә генә кыздырып алабыз. Аларны төелгән кабак белән бәрәңгегә өстибез. Тәменчә тоз, борыч сибәбез. Эчлек әзер. 

Камырны пилмәнгә җәйгән кебек җәябез. Диаметры 7 см булган түгәрәкләр ясап, уртасына берәр чәй кашыгы эчлек салып чыгабыз. 



Һәрбер түгәрәкне урталай төреп, кырыйларын бөрәбез. Өч кечкенә пирожкидан самса хасил була. Шуңа күрә өчесенең дә кырыйларын каты итеп басып тоташтырабыз. 



Матур булсын өчен дә, нык булсын өчен дә түгәрәкләп кырыйларын бөреп-бөреп чыгабыз. 


Самсаларны калай табага (противень) урнаштырып, һәрберсен зәйтүн мае белән майлыйбыз. Өстенә мәк яисә кунжут орлыгы сибәбез. 





230 градуска кадәр кызган духовкага 20-25 минутка тыгабыз. 

 

Әзер самсаларны чәй табынына чыгарабыз. 

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар