Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның киңәшчесе, республика паркларына яңа гомер бирүче Наталия Фишман режиссер, сценарист һәм продюсер Тимур Бекмамбетовка бүген кияүгә чыкты. Алар «Казан» гаилә үзәгендәге загс бүлегендә язылыштылар. Кәләш – зәңгәр костюмнан, кияү джинсы чалбар белән ак күлмәктән булган.