Логотип
Камыр ашлары

Өлеш

Камыр өчен:


-​1 кап маргарин яки акмай;
- 2 йомырка;
-  1 стакан сөт;
- бер чеметем тоз;
- 1 уч шикәр комы;
- 1 чәй калагы чүпрә;
- он;
- 200 г кибет каймагы.

 

Эчлеге өчен: 


- 200 - 300 г сөяксез тавык ите;
- 3 бәрәңге;
- 1 суган;
- тоз һәм борыч.

Маргарин яки акмайны он белән уабыз. Шуңа йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. Ул арада  сөткә бер чеметем тоз, шикәр комы һәм бик аз гына чүпрә салып (кипкәне дә ярый), чүпрәгә чак кына «җан кертеп» алабыз. Он белән уылган май янына шушы сөтне һәм каймакны салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Камыр ярты сәгать чамасы «ял иткән» арада, өлешнең эчлеген ясыйк. Тавык түшен, бәрәңге белән суганны ваклап турыйбыз. Коры булмасын өчен, бераз гына акмай кушабыз. Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Аскы ягына – 60 г, капкачына 10 г камыр алына.

_____________

Для теста:


- 1 пачка маргарина или масла;
- 2 яйца;
- 1 стакан молока;
- щепотка соли и сахара;
- 1 ч ложка дрожжей;
- мука;
- 200 г сметаны.
 

Для начинки:


- 200-300 г куриного филе;
- 3 шт картофеля;
- 1 луковица;
- соль и перец.

Маргарин или масло растираем с мукой. Добавляем чйца и тщательно перемешиваем. В молоко добавляем соль, сахар и дрожжи, оставляем на некоторое время. 

В миску с мукой и маслом вливаем наше молоко и месим мякое тесто. 

Оставляем тесто "отдыхать" на 30 мин. В это время готовим начинку. 

Нарезаем курицу, картошку и лук и смешиваем начинку. Добавляем соль, перец и сливочное масло (это добавит сочности нашим элешам). Делим тесто на части и лепим элеши (на низ элеша уходит 60 г теста, сверху - 10 г).

Приятного аппетита!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар