Логотип
Камыр ашлары

Креп Сюзетт беленнәре

Бу беленнәр француз кухнясында бик популяр ризык булып санала. Сез аның әфлисун ширбәте белән ничек тәмле булуын белсәгез! Әле аны табынга чыгару үзе бер тамаша. Күз алдына китерегез: әфлисун телемнәре салып кайнатылган хуш исле ширбәт челтәрле беленгә төрелә. Үзе тәмле-е, үзе матур-ур!
 

Кирәк: 

* 250 мл озак кайнатылган (топленое) сөт;
* 30 г атланмай;
* 120 г он;
* 2 йомырка;
* 1 чәй кашыгы ванильле шикәр;
* 2 аш кашыгы әфлисун суты;
* бер чеметем тоз.
 
 

Эш барышы:

1. Майны эретеп, чак кына суытабыз.


2. Миксер савытына салып, сөтне, ванильле шикәрне, йомырканы, тозны һәм иләнгән онны кушып... 
 

...барысын бергә яхшылап туглыйбыз. 

3. Камыр сыек, төерсез булырга тиеш. Аны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Бу бик мөһим!
 
4. Ул арада исә әфлисун ширбәте ясыйк. 
Моның өчен бер әфлисунның кабыгын кырып, калган әфлисуннарны телемнәргә аерабыз. 


5. Шикәр комын атланмай белән кушып, карамельләнгәнче табада кыздырабыз.


6. Шуңа кырылган әфлисун кабыгы кушабыз.


7. Әфлисунның сутын да өстәп җибәрәбез. 


8. Иң соңыннан әфлисун яркалары (өлешләре) кушыла да, ширбәт куерганчы 10 минут чамасы кайнатыла. 

9. Атланмай белән майланган табада беленнәрне кыздырабыз. 

Табынга биргәндә, әйткәнебезчә, белен эченә әфлисун ширбәте төрелә. 


фото: Марина Дмитриева
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар