Логотип
Камыр ашлары

Хачапури

Хачапури – грузин халкының иң яраткан милли рызыкларның берсе. Хачапурины төрле ысул белән пешерергә мөмкин – чүпрәле камырдан, катламлы камырдан, төче камырдан, татлы камырдан. Эчлеге дә төрле-төрле булырга мөмкин. Эчлеге брынзадан булса бигрәк тә тәмле була хачапури. Әлеге хачапури рецепты «Голландский» һәм йомшак сыр белән катыштырып ясалды. Ә камыры кетердәвекле килеп чыга. Җәемнәрне җәйгәндә юка итеп җәяргә кирәк.
 

Кирәк:

(10 данә өчен)


* 150 мл кефир;
* бал кашыгының 1/4 өлеше чәй содасы;
* 100 г атланмай яисә маргарин;
* 300 г югары сортлы он;
* 1 аш кашыгы көрпәле он.


Эчлек өчен:
* 200 г йомшак сыр;
* 100 г «Голландский» сыр;
* 2 йомырка;
* өсләрен майлар өчен 1 йомырка.
 

Эш барышы: 

1. Бүлмә температурасында торган кефирга тоз, чәй содасы салып, болгатабыз.


2. Шунда ук туралган май яки маргарин, иләнгән он һәм 1 аш кашыгы көрпәле он кушабыз. Йомшак кына итеп камыр басабыз. Аны кырыйга куеп торып, эчлек ясарга керешәбез.



3. Савытка йомшак сыр салабыз, «Голландский» сырны угычтан уып салабыз. 2 йомырканы да шунда ук сытып салабыз. Чәнечке белән, бертөрле массага килгәнче, туглыйбыз.


4. Камырны 10 өлешкә бүләбез. Һәрбер өлешен юка җәемнәргә җәябез. Җәемнәрне берьюлы ясап куйсагыз, әйбәтрәк. Аннары җәемнәрнең уртасына тигез генә итеп – чәнечке белән бастыра-бастыра эчлек салып чыгабыз.


5. Кырый-кырыйларын дүртпочмаклап тоташтырабыз. Үзегезгә ничек уңай, шулай бөреп чыгыгыз. Өсләреннән, яссы булсын өчен, уч белән баскалап алабыз.


6. Хачапуриларны табага тезәбез һәм тугланган йомырка белән майлыйбыз. 210 градуска кадәр җылытылган духовкага 20-25 минутка куябыз.



7. Хачапурилар алсуланып пешеп җитәр. Уртада кечкенә генә тишек барлыкка килер. Шул тишеккә әз генә атланмай салсагыз да була. Кем ничек тели.


Хачапурины кайнар килеш чәй табынына чыгаралар.
Чәйләрегез тәмле булсын!

фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    хачапури: "хач"-тэре сузеннэн , пури- пирог, димэк "тэреле пирожок" яисэ дуртпочмак

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исеме ничек булса да, ризыгы тэмле- ин моhиме шул!

      • аватар Без имени

        0

        0

        И вообще! Интернеттан тэржемэсе "хачо"- эремчек, "пури"- икмэк!!!

        Хәзер укыйлар