Ипиле тәбә

Йөземне юып киптерегез. Сөткә йомырка, гади һәм ванильле шикәр комы салып туглагыз.
Ак ипине өчпочмак яисә дүртпочмак рәвешендә кискәләгез, ике яклатып атланмай ягыгыз. Аннары ипи телемнәренең беразын майланган табага тезеп, өстенә йөземнең яртысын сибегез. Шуңа йомыркалы сөт катнашмасы салыгыз. Алар өстенә калган ипи телемнәрен сөтле катнашмага манчып, рәсемдәгечә бер-берсенә терәтеп тезегез. Кабат барысы өстенә йомыркалы сөт катнашмасы салыгыз. Шуны 160 градус кызулыктагы мичтә 45 минут пешерегез.

Тәбәне табынга кайнар килеш куегыз.
Тәбә өчен: 15-20 ипи телеме, 1 стакан сөт, 4 аш кашыгы йомшартылган атланмай, 4 йомырка, ярты стакан йөзем, 1/3 стакан шикәр комы, 2 чәй кашыгы ванильле шикәр, ярты чәй кашыгы тоз кирәк.
Киңәш:
Катырылган җиләк-җимештән пешерәсе бәлешнең төбе җебеп китмәсен өчен, камырга иң элек кукуруз лачаулары (хлопья), аннары гына сусыл җиләк эчлеге салыгыз.
Бәлешне өлешләп, уртадан башлап кискәләгез. Шулай эшләгәндә, ачык кырыйлы калган өлешен бер-берсенә терәп куярга мөмкин булачак. Һәм бәлеш катмый сакланыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.