Логотип
Камыр ашлары

Дарчинлы (корицалы) тәмле толым

Кирәк:

(30-40 сантиметрлы үргеч өчен)

* 1 кг чамасы он;
* 250 мл сөт;
* 12 г коры чүпрә;
* 160 г  песок;
* 3 данә йомырка;
* 100 г маргарин;
* 1 кап (10 г) ванильле шикәр;
*  1 аш кашыгы манный ярмасы.

Эчлек өчен:
* 3 аш кашыгы шикәр комы;
* 3 чәй кашыгы дарчин (корица);
* өстен майлар өчен – йомырка;
* эчен майлар өчен үсемлек мае.

 

Эш барышы:

1. Җылы сөткә махсус «Дрожжи для сдобы» дигән 1 кап коры чүпрә (сатуда ул бар), 1 аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз. Ярты стакан он кушабыз да күперергә куябыз.


2. Йомыркаларны калган шикәр комы белән агарганчы һәм кабарып чыкканчы күпертәбез.


3. Аннары күтәрелергә өлгергән чүпрә белән икесен дә катнаштырабыз.


4. Шунда ук 1 кап ванильле шикәр өстибез.


5. Камыр картаймасын, свежий килеш озак торсын өчен, 1 аш кашыгы манный ярмасы салып җибәрәбез.



6. Камырны болгата-болгата, эретелгән маргаринны әкренләп шунда ук агызабыз.



7. Иләнгән онның яртысын салып, миксер белән күпертәбез. Аннары калган онны да салып бетереп, кул белән изәбез. Камыр әзер булгач, савытка салып, өстен ябып, 2-3 сәгатькә җылы урынга куябыз.


8. Камыр күпереп менгәч, өч кисәккә бүләбез. Һәрберсен юка гына җәемнәргә җәябез.

9. Җәемнәрне үсемлек мае яисә йомшаган атланмай белән майлыйбыз. Өстеннән дарчин белән шикәр комы сибәбез.


10. Рулет итеп төрәбез дә кырыйларын бөрәбез. Табага алып салабыз.


11. Ә хәзер табада килеш рулетның бер кырыеннан икенче кырыена таба килеп җитмичә, бераз ара калдырып, кисеп чыгабыз. Киселгән өлешнең берсен кырыйга алып куябыз, берсе урынында кала. Янә бер өлешен кырыйга алып куябыз, берсе урынында кала. Шулай итеп буеннан-буена барабыз...



12. Барлыкка килгән үргечне алтынсу төскә кереп пешсен өчен, тугланган йомырка белән майлыйбыз.



13. 20-25 минутка 200 градуска кадәр җылытылган духовкага куеп пешерәбез.


Чәй табынына бик тәмле ризык булыр ул.
Чәйләрегез тәмле булсын!

 
фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар