Логотип
Камыр ашлары

Чебурек

Тәҗрибәсе аз булган хуҗабикәләр! Чебурек пешереп карамаган булсагыз, бу рецепт – сезнең өчен. Инде остарып беткән хуҗабикәләргә дә моны белү файдалы булыр дип уйлыйм. Чебурек камыры йомшак, сузылучан, үзле булып чыга, шуңа күрә аны юка итеп җәеп була. Эчлек өчен әзерләнгән фаршка бу юлы кефир өстәп карадым һәм бик канәгать калдым. Эчлек сусыл, йомшак килеп чыкты! Тагын бер сере шунда: ябыштырыр алдыннан кырыйларына су тидереп алсаң, сусыл эчлек кырыйлардан агып азапландырмас.

16 чебурек өчен кирәк:
* 2,5 стакан он;
* 1 стакан кайнар су;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 чәй кашыгы песок;
* 2 аш кашыгы минераль су;
* 4 аш кашыгы үсемлек мае.



Эчлек өчен:
* 350-400 г сыер яки сарык итеннән фарш;
* зуррак 2 баш суган;
* 1 учма петрушка үләне;
* 1 чәй кашыгы кавказ аштәмләткечләре;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 2-3 аш кашыгы кефир;
* кыздырыр өчен 100 г үсемлек мае.
 

Эш тәртибе:

1. 2 стакан иләнгән онны табакка салабыз да уртада түгәрәк ясап, тоз белән шикәр, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы минераль су өстибез. Аннан, кап-кайнар 1 стакан су салып, камыр басабыз.


2. Әзер камырның өстенә он сибеп, азык-төлек пленкасы белән каплап, 1 сәгатькә кабартырга куябыз.


3. Әзер фаршка (ул майлырак булса, әйбәтрәк) вак итеп туралган суган, шулай ук вак итеп туралган петрушка, тоз, кавказ аш тәмләткечләре  өстибез. Аннан бу катнашмага майлылыгы югары булган кефир кушабыз. Әйткәнемчә, ул аны сусыл һәм йомшак итә. Әйбәтләп болгатабыз. Эчлек әзер.


4. Камырдан калынлыгы 2-3 мм булган вак кына шарчыклар ясап җәябез.


5. Җәймәләргә чәй тәлинкәсе каплап, кырыйларын пычак белән тигезләп алабыз.


6. Җәймәнең бер яртысына тулы 1 аш кашыгы эчлек салып, кырыйларына җитмичә, тигезлибез.


7. Кырыйларына су сөртеп алабыз (шулай итсәң, әйбәт ябышачак, суы да агып чыкмый).


8. Эчлекне җәймәнең икенче яртысы белән каплап, ябыштырабыз.
Бизәкле булсын өчен һәм тыгызрак ябышсын өчен, чәнечке белән тыгызлап алабыз.


9. Үсемлек маен табага салып, утка куябыз, кызгач, чебурекларны шунда салып җибәрәбез.
Уртача утта ябык капкач астында һәрбер чебурекны ике яклап, әйләндерә-әйләндерә, кимендә 5-7 минут кыздырабыз (алар, кубыкланып, алтынсу төскә кергәнче).
Әзер чебурекларны киң кырлы кәстрүлгә урнаштырып, капкачын томаларга кирәк.


10. Гадәттә, чебуреклар яшел аштәмләткечләре һәм сарымсаклы ит шулпасы белән табынга бирелә.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марина Дмитриева рецептлары буенча пешерган ризыклар гел уна хам бик тэмле була. Бик зур рахмат сезга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлназ! Рәхмәт сезгә! Марина Дмитриевага җиткерербез!

      Хәзер укыйлар