Логотип
Икенче ашлар

​Җырчы Нурзадәдән бәрәңгеле жульен


Бу рецептны Нурзадә үзе уйлап тапкан. Ул бик тәмле, әзерләве дә ансат кына. Көтмәгәндә кунаклар килеп төшсә, Нурзадә өйрәткән шушы ризыкны әзерләп карагыз әле. 

Кирәк:
- 0,5 кг шампиньон
- 6-7 бәрәңге;
- 3 баш суган;
- 200-250 г каты сыр;
- 3-4 аш кашыгы майонез;
- үсемлек мае;
- тоз-борыч.

Эш барышы:
Гөмбәне чак кына үсемлек мае тамызылган табага угычтан уабыз. Бу рецептның сере дә шунда: бөтен нәрсәне турыдан-туры табага уарга кирәк. Бер савыттан икенчесенә күчерсәң, ризык күперенке булып пешми, тыгызлана. Гөмбәле табаны утка куеп, суган турап салабыз. Ярты стакан чамасы кайнаган су өстибез. Алар кыза торсын, без бәрәңге әрчик. Гөмбә яртылаш әзер булгач, табаны уттан алып, өстенә бәрәңге уабыз. Аны чәнечке белән җиңелчә генә тигезлибез. Тәменчә тоз һәм борыч сибәбез. Тозны саграк кулланырга кирәк, майонез белән сырда да тоз бар бит, артыгы китмәсен. Бәрәңге өстенә майонез ягабыз. Майонездан соң сыр уабыз. Табаны ярты сәгатькә уртача кызулыктагы мичкә тыгабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар