Логотип
Икенче ашлар

​Ясмык котлеты

Стакан ярым ясмыкны (чечевица) кичтән суга салып калдырыгыз.

Ә иртән суын саркытып, берничә кат юыгыз һәм 30 минут дәвамында утта пешерегез.

Аннан соң кабат сөзгечтә сөзеп, кишер, суган, сарымсак белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа 100 г атланмай, 2 чи йомырка, борыч, тоз, туралган укроп һәм петрушка салып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан котлетлар ясап, ярты стакан он белән 2 аш кашыгы манный ярмасы катнашмасында әвәләгез.

Котлетларны үсемлек майлы табада кыздырыгыз.

Табынга кайнар килеш куегыз. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар