Логотип
Икенче ашлар

Яшелчәле тавык бавырыннан котлетлар

Тавык бавыры А һәм В группадагы витаминнарга бик бай. Анда йод, селен, аминокислоталар, фосфор, тимер һәм магний керә. Файдалы булуына карамастан, аз калорияле, әмма аксымга бай.
Иписез һәм онсыз – җиңелчә генә, ә файдалырак булсын өчен кишер, суган, сарымсак кушып  котлет ясыйбыз.
 

Кирәк:

(20 данә котлет өчен)

* 250 г (10 данә) тавык бавыры;
* 1 зур кишер;
* зуррак 1 баш суган;
* 3 аш кашыгы манный ярмасы;
* 1 йомырка;
* 1 тырнак сарымсак;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* төелгән кара борыч (тәменчә);
* яшел укроп;
* кыздырыр өчен 1-2 аш кашыгы үсемлек мае.

 

Эш барышы:

1. Калын төпле савытка 1 аш кашыгы үсемлек мае салып, суган белән кишерне чистартып, кисәкләргә бүлеп салабыз һәм капкачын томалап 15-20 минут чамасы пешерәбез.



2. Әзер яшелчәләрне бүлмә температурасында суытабыз. Юылган бавырны яшелчәләр янына кушып, блендер белән ваклыйбыз.



3. Барлыкка килгән катнашмага манный ярмасы, йомырка, тоз, борыч, изелгән сарымсак кушабыз. Әйбәтләп болгатабыз да, өстен каплап, манный бүрткәнче 30-40 минутка куеп торабыз.


4. Табага бераз гына үсемлек мае салып, аны аз гына җылытабыз һәм кашык белән фаршны алып салабыз.


5. 5 минут вакыт эчендә, капкачын томалап, ике ягын да кыздырабыз.


Алсуланып кыздырылган котлетларны гарнир белән, өстенә яшел укроп сибеп бирәләр.
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар