Тутырылган балык

Кирәк:
 2 судак балыгы; 
 2-3 баш суган; 
 ак күмәч (батон); 
 тоз-борыч. Бизәр өчен яшел салат яфраклары, лимон телемнәре, майонез.
 
Эш барышы: 
Балыкның тәңкәләрен чистартып, башын кисәбез. Корсагын ярмыйча гына эчәкләрен алабыз һәм акрын гына тиресен салдырабыз. 
Итен аерым бер савытка алабыз. 

Ак күмәчне җылымса сөттә җебетәбез. Балыкның итен кылчыкларыннан чистартып, суган һәм күмәч белән иттарткычтан чыгарабыз. Шушы фаршка тоз, борыч сибәбез, 2 йомырка сытабыз һәм яхшылап болгатабыз. 

Массаны балык тиресенә тутырабыз һәм сыек май белән майланган табага куеп, 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгабыз. 

Балык 45 минут чамасы пешәргә тиеш. Аннан соң аны матурлап бизәп табынга куябыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 гыйнвар 2021 - 18:58
    Без имени
    Анвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар иде
    Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 
  • 18 гыйнвар 2021 - 11:14
    Без имени
    АВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!
    Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
  • 18 гыйнвар 2021 - 12:44
    Без имени
    Бик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторга
    Ник ашыктың?
  • 18 гыйнвар 2021 - 12:58
    Без имени
    Сөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!
    Ник ашыктың?
  • 18 гыйнвар 2021 - 14:56
    Без имени
    Бик мэгьнэле язылган...
    Ник ашыктың?
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...