Төрекчә пилмән

Кирәк:
Камыр өчен:* югары сортлы он – 4 стакан;
* авыл йомыркасы – 2 данә;
* тоз – 1 чәй кашыгы;
* су – якынча 200 мл
Фарш өчен:
* туралган сыер ите – 500 г;
* башлы суган – 3 данә;
* петрушка – 30 сабак;
* кара борыч – 1/2 чәй кашыгы;
* тоз – 1 чәй кашыгы (өймичә генә);
* сыер мае – 2 аш кашыгы;
Соус өчен:
* сарымсак – 5 теш;
* чили кайен борычы – 1 чәй кашыгы;
* ак йогурт – 200 мл;
* бөтнек – 5-8 яфрак;
* тоз – бер чеметем.
Эш барышы:
1. Он уртасына уем ясыйбыз да аңа ике йомырка сытабыз. Тоз сибәбез. Болгатабыз.
2. Өстенә бүлмә температурысындагы суны салмак агызып камыр басабыз. Шар формасына китерәбез дә, савытка салып, пленкага белән каплыйбыз. Бер сәгать шулай торсын.

3. Бу вакытта фаршка тоз, борыч, туралган петрушка салып болгатабыз. Камырны юка итеп җәябез һәм шакмаклап (5*5 см) кисәбез. Һәр шакмак уртасына тулы булмаган чәй кашыгы фарш салып чыгабыз.

4. Шакмакларның очларын тоташтырабыз. «Төенчек» килеп чыга.

5. Пилмәннәрне коры табага күчерәбез.
6. Өстенә сыер мае агызабыз һәм 5-7 минут салмак утта тотабыз.

7. 200 мл кайнап торган бульон яки су агызып, капкачын каплыйбыз. 15 минут пешерәбез.

8. Соус әзерлик. Классик ак йогуртка туралган бөтнек, чили борычы, сытылган сарымсак, бер чеметем тоз салабыз. Яхшылап туглыйбыз.

9. Әзер пилмәнгә соус агызып, петрушка яфраклары белән бизибез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
18 гыйнвар 2021 - 12:58Без имениСөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!Ник ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.