Тозлы мендәрдә пешкән тавык

Әлеге ысул белән кыздырылган тавыкның ите сусыл була, артык тозлы да, майлы да булмый ул. Пешерүе дә бик тиз – бер дә мәшәкатьле түгел. Тиресе дә кетердәп кенә тора аның. Бәйрәм табынына да бик таман гына булачак. Пешереп карагыз, үкенмәссез.
Кирәк:
* 1 кг чамасы тавык;* 1 данә лимон;
* 500 г тоз;
* 1 чәй кашыгы паприка;
* ярты чәй кашыгы кайен (чили) борычы;
* 1 чәй кашыгы хмели-сунели;
* тәменчә төелгән кара бопыч.
Эш барышы:
1. Төелгән кара борычны, паприканы (киптерелгән баллы борыч), хмели-сунелины, кайен борычын бергә кушабыз.
2. Барлыкка килгән катнашма белән тавыкның эченә-тышына сөртәбез. Түшен әз генә кисеп җибәрәбез дә «кесә» кебек килеп чыккан урынга тавыкның канатларын кайтарып куябыз.

3. Эченә бөтен килеш лимон тыгабыз.

4. Тозны табага тигез итеп җәябез. Тавыкны тоз өстенә салабыз. Салкын духовкага куябыз. Духовка 200 градуска кадәр җылынгач, 1 сәгать тә 40 минут вакыт кыздырабыз.

5. Әзер булгач, лимонны тавык эченнән алып ташлыйбыз.
Табынга яшелчәләр белән бергә чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
P. S. Тавык кыздырган табага су койсаң, тозлы «мендәр җиңел генә үзе кубып төшә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.