Логотип
Икенче ашлар

​Тавыклы төенчек

Гап-гади бәрәңге һәм гап-гади тавык ите. Ә менә шуны төенчеккә төйнәп пешерсәң, тәме бөтенләй үзгәрә дә куя. 
 

Кирәк: 

* 8 тавык боты;
* 8 бәрәңге;
* 300 г гөмбә;
* 500 г катлы камыр (слоеное тесто);
* 1 баш суган;
* 3-4 тырнак сарымсак;
* 150-200 мл сөт;
* 100 г атланмай, үсемлек мае;
*  тоз, борыч.


Эш барышы:

Тавык ботларын сарымсак, тоз, борыч белән ышкып, табада 25-30 минут кыздырып алабыз.
Бәрәңгене пешереп, тукмак белән төябез дә кайнаган сөт һәм атланмай салып, бик яхшылап күпертәбез.
Гөмбәне суган белән кыздырабыз.

Камырны җебетеп (кибетләрдә катырылган хәлдә сатыла ул), ике кисәккә бүләбез һәм унга ун сантиметрлы шакмакларга кисәбез. 

Бу шакмакларны уклау белән җәеп зурайтабыз. Төбе тишелмәсен өчен уртасына тагын бер кечкенә генә шакмак камыр куябыз. 

Камыр өстенә бәрәңге боламыгы, аның өстенә кыздырылган гөмбә салабыз. Уртасына тавык ботын бастырып куябыз. Камырның чит-читләрен күтәреп җыябыз һәм таралып китмәсен өчен, җеп белән бәйлибез. Ботларның ачык калган өлешен фольга белән төрәбез. 

Иң ахыргы эш итеп йомырка сарысына аз гына су кушып болгатабыз да, шуның белән төенчекләребезне майлыйбыз. 
Тагын ярты сәгатьтән тавык ботларыбыз әзер.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар