Логотип
Икенче ашлар

Тавык түшеннән котлет

Тавык түшен тапап котлетлар ясасаң, түш үзе коры булуына карамастан, сусыл һәм йомшак булып пешәчәк. Табага да ябышмый, тиз пешеп чыга.
 

Кирәк:

(13-16 котлет өчен)
 
* 400 г тавык түше;
* 3 йомырка;
* 50 г яшел суган;
* 1 чәй кашыгы диңгез тозы;
* тәменчә – төелгән кара борыч;
* 1 аш кашыгы каймак;
* 2 аш кашыгы кукуруз оны;
* кыздырыр өчен үсемлек мае.
 

Эш барышы:

1. Түшне сөякләреннән аралап, вак кисәкләргә турыйбыз. Турарга җайлы булсын өчен, түшне җиңелчә генә туңдырып алсак та ярый.

 
2. Вак итеп туралган яшел суган өстибез.

 
3. Шунда ук 3 йомырка кушабыз.

 
4. Барлыкка килгән катнашмага тулы булмаган 1 чәй кашыгы диңгез тозы, тәменчә төелгән кара борыч сибәбез.

 
5. 1 аш кашыгы майлылыгы югары булган каймак салабыз.

 
6. Фарш өчен бәйләвеч буларак (для связки), 2 аш кашыгы кукуруз оны кушып, катнашманы әйбәтләп болгатабыз.

 
7. Кыздырылган табага бераз үсемлек мае салып, аш кашыгы белән генә фаршны алып салабыз. Сүрән утта капкач белән томалап, бер ягын кыздырабыз.

 
8. Аннан, котлетларны әйләндереп, тагын шулай ук капкачлап, 7-10 минут чамасы кыздырабыз.

 
9. Әзер котлетларны табынга бәрәңге боткасы белән бирәбез. Өстен яшел укроп белән бизибез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар