Логотип
Икенче ашлар

Тавык канатыннан шашлык

Кирәк:

* тавык канаты – 2,5 кг;
* диңгез тозы – 1 десерт калагы;
* ит өчен тәмләткечләр – 1 десерт калагы;
* петрушка – тотам (10 г);
* кинза – тотам (10 г);
* укроп – тотам (10 г);
* ярты лимон;
* башлы суган – 3 данә;
* үсемлек мае – 1 аш кашыгы;
* гранат согы – 500 мл;
* салат яфраклары, базилик - бизәр өчен.

 

Эш барышы:

1. Тавык канатларын савытка салабыз, тоз һәм тәм тәмләткечләр сибәбез. (Гаиләм борычлы ризык ярата, шуңа күрә Төркиядән кайткан борычлы катнашманы мулдан сиптем.) Уабыз.


2. Вак туралган петрушка, укроп, кинза өстибез.


3. Савытка эре туралган суган салабыз.


4. Лимонны юка итеп телемлибез. Үсемлек мае сибәбез.


5. Кул белән яхшылар болгатабыз һәм гранат согы агызабыз. Сай тәлинкә белән каплап,4-6 сәгатькә маринадланырга калдырабыз. 


6. Рәшәткәгә тезеп, кызган күмердә кыздырыбаз.

Әзер канатларны яшелчә, салат, базиликяфраклары белән өстәлгә китерәбез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар