Логотип
Икенче ашлар

Сылулар, сезнең өчен!

Төз гәүдәлеләр, актив физик тормыш алып баручылар, үзе җиңел, үзе аз калорияле диетик голубцылар нәкъ менә сезнең өчен. Коңгырт сары төсле тоташ бөртекле дөге һәм кызыл төсле шомартылмаган дөге сыер ите белән үзара бик тә тәңгәл килеп, туклыклы, файдалы ризык булып санала. Организм аны тиз үзләштерә, ашаганда ләззәт бирә.
 

Кирәк:

* 150 г тозлы кәбестә;
* 250 г сыер итенең йомшак кисәге;
* 2 баш суган;
* 1 баллы борыч;
* 100 г ике төрле дөге;
* тәменчә төелгән кара борыч;
* ярты бал кашыгы кипкән рәйхан үләне;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* панировка өчен 2 аш кашыгы дөге оны.
 
соус өчен:
* 3 аш кашыгы каймак;
* 200 мл су;
* 2 аш кашыгы томат пастасы;
* ачыган сөт (простокваша);
* яшел аш тәмләткеч үләннәре.
 
 

Эш барышы:

1. Ит, суган, баллы борычны ике кат иттарткычтан чыгартабыз.


2. Чыгартылган катнашмага йомырка, тоз, төелгән кара борыч, кипкән рәйхан үләне кушабыз.

 
3. Дөгене бүрттерәбез. 


4. Тозлы кәбестәне капкачы томаланган килеш бераз гына пешереп алабыз. Суытабыз.

5. Боларның барысын фарш белән катнаштырабыз.

6. Юеш кул белән котлет формасына китереп, онда әвәлибез дә табага тезәбез. Табаның өстен фольга белән каплап, 20 минутка 200 градуска кадәр кызган духовкага куябыз.

 
7. 20 минуттан соң духовкадан чыгарып, голубцы өстенә сулы соус агызабыз. Хәзер инде, өстен фольга белән капламыйча гына, тагын 20 минутка духовкага куябыз.

 
Әзер голубцыларны табынга куе ачыган сөт белән чыгарабыз. Яшел аш тәмләткечләр белән бизибез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар