Логотип
Икенче ашлар

​Роллар — тәмле һәм файдалы!

Хәзер япон рестораннары бик популяр. Рестораннарга йөри торгач, без ирем белән андагы ризыкларны өйдә әзерләп карарга булдык. (Дөресен әйткәндә, бу эштә Димага мин ярдәмче генә.) Хәзер исә бәйрәмдә дә, атна уртасында да японча тукланып алабыз. 


Кирәк:

5 төрем өчен:
* стакан ярым түгәрәк дөге;
* 2 аш кашыгы дөге серкәсе;
* нори (япон суүсемнәре);
* маринадланган имбир;
* көнҗет (кунжут);
* васаби (япон керәне);
* соя соусы (берүк арзанын алмагыз — ролл тәменә тәэсире мөһим!);
* бамбук тастымал;
* ризык тасмасы (пленка).




Дөге пешерәбез:

Дөгене 20-25 минутка җылымса суга салып торабыз. Дуршлагта юып, суның агып беткәнен көтәбез. Кәстрүлгә стакан ярым дөге һәм стакан ярым су салабыз һәм, капкачын бераз гына ачып, көчле утка куябыз. (Тоз салмыйбыз.) 

Су кайнап чыгу белән, утны киметәбез. 15 минуттан соң, су парга әйләнеп беткәч, дөгенең әзер булуын карыйбыз һәм уттан алып куябыз. Дөгене башка кәстрүлгә бушатабыз да, дөге серкәсе сибеп, агач кашык белән сак кына болгатабыз. Капкач белән каплап, 15 минутка читкә алып куябыз.
(Дөгене дөрес пешерү өчен пропорцияләрне саклау мөһим!)




Кызыл балыклы ролл

Эчлек өчен:

* җиңелчә тозланган кызыл балык (сөмбаш);
* кыяр;
* авокадо;
* брынза тибындагы сыр;
* нори;
* кыздырылган көнҗет.


Эш барышы:

Балык, кыяр, авокадоны бик юка итмичә тасмалап турыйбыз. 

Бер савытка салкын су салабыз (дөгене җәйгәндә кулларны суда чылатып торабыз). Агач такта өстенә бамбук тастымал куеп, норины буйга ике кисәккә бүләбез дә кытыршы ягына кайтарып салабыз. Бер өлеш дөгене шарчык итеп формалаштырабыз да, нори уртасына салып, якынча 5 мм калынлыкта җәябез. 





Өстенә көнҗет сибәбез.




Ризык тасмасын дөгеле якка «ябыштырганнан» соң, бамбук тастымал ярдәмендә норины икенче ягына әйләндерәбез. 

Эчлеген сала башлыйбыз. Нориның буеннан-буена сыр җәябез. Як-ягына, өстенә балык, кыяр һәм авокадо тезеп чыгабыз.




Норины төрәбез. Бамбук тастымал белән тыгызлыйбыз. Тасманы алып, ролл төремен өлешләргә турыйбыз.




Яшелчәле ролл

Эчлек өчен:

* сыр; 
* кыяр;
* авокадо.
 

Эш барышы:

Норины кытыршы ягы белән өскә каратып, бамбук тастымалга салабыз һәм бер кырыеннан берникадәр урын калдырып (ул җөй булачак), дөге җәябез.




Дөге өстенә сыр, авокадо, кыяр куябыз. Роллның дөгесен эчкә каратып, бамбук тастымал белән тыгызлап төрәбез. Җөйне бераз су белән чылатып ябыштырабыз.




Ролл төремен турыйбыз. 




Киңәш: 
* Пешеп җитмәгән авокадо кыркурак була. Авокадога баскалап карагыз – кабыгы эчкә бераз батса, өлгергән дигән сүз.

* Имбир роллга тәм өстәү өчен генә кулланылмый. Ул чи балыкта булырга мөмкин бактерияләрдән саклый, ашкайнату системасына ярдәм итә. Өстәвенә, башка төр ролл тәмен татыр өчен, әле генә авыз иткән ролл тәмен «оныттыра».

* Васаби порошогы кайнаган суда (1:1) эретелә. Ролл өстенә бераз гына салына.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт Халисә бу гаять көчле язмаң өчен! Интернетта мин Физәлиянең иҗатына иң мөкиббән кешеләрнең берсе буларак һәрбер сүзең, һәрбер юлың, һәрбер җөмләң белән килешәм! Шундый ул безнең Физәлия!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, Гыйльмулла абый!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дөрес сүзләр! Бик күүүүүп кешенең фикерләрен язып биргәнсез! Физалиянең китапларын күрәсе иде!!! "Контакт"тагылар гына укып рәхәтләнмәсен иде аларны. Ул шигырьләрне укып бик күпләрнең каткан күңелләре уяныр иде...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хак сузлэр,Халисэ!Мин интернет аша анын шигырь-хикэялэрен укый башлау белэн охшаттым,э инде хэзер ин беренче Физалия тагын ни язды икэн дип карап чыгам.Авылга кайткач газеталардан да анын хикэялэрен эзлим,инде энкэем дэ Физалия тагын язган-бик эчтэлекле ди.Чыннан да кешелэргэ анлаешлы итеп язучы,талант иясе дияр идем.Ижади унышлар Физалияга!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Безнен кунелдэ йорткэн ботен фикерлэребезне ярып салгансын Халисэ, зур рэхмэт сезгэ, бик дорес сузлэр, Филазиянын шигырьлэрен укыгын саен укыйсы килэ, нык матур яза, ижади унышлар сезгэ.

            Хәзер укыйлар