Ризотто


Мастер-классны яшь җырчы Рамил ЗАКИРОВ үткәрә.
Рамил – Чаллы егете. Узган ел гына Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Укытучысы – Венера Ганиева. Аңынчы әле ул Америкаларда эшләп кайтырга, үзенең бизнесын ачарга өлгергән. Америкада яшәгәндә үк аның Айнур Шәрипов белән яздырган «Күк төсле күзләр» җыры татар яшьләре арасында шактый популярлык казана. Дискотекаларда ут өертеп биегән җырның Рамил Закировныкы икәнен генә беркем белми. Океан артыннан иҗатка сусап кайта Рамил. Күңеле үз итеп өлгергән Көнбатыш аһәңнәрен татар җырына да кертергә, яңача көйләр язарга дәртләнә. Ләкин җыр дәрьясына тирәнрәк кергән саен, татар көйләренең башка бер генә халыкта да булмаган үзгә матурлыгына таң кала. «Безгә көнбатыш көйләре белән мавыкмаска, ә үз мелизмнарыбызны сакларга, үзебезнеке генә булган, башкаларныкыннан аерылып торган көйләребезне дөньяга танытырга кирәк икән. Татар моңын башка бер аһәң белән дә алыштырып булмый», – ди Рамил Закиров. Бүгенге көндә ул үзенең иҗат төркеме белән Татарстан районнары буйлап концертлар куя, мәңгегә истә калырлык итеп туйлар оештыра, радиога җырлар яздыра. Кыскасы, иҗат дәрте белән янып йөргән көннәре. Яңарак кына Америкада яшәүче дусты Рәшит Галимов ярдәме белән «Тик син генә» җырына клип төшергәннәр.
«Яшьләрнең күбесе Америкада яшәп калырга тырыша, синең андый теләк булмадымы соң?» – дигәнебезгә, «Юк, мин Америкада яши алмыйм. Сәер гадәтләр анда. Бөтен нәрсә акчага корылган. Чын дус санап йөргән америкалыдан кечкенә генә берәр ярдәм сорасаң, беренче соравы – күпме түлисең? Дуслык шундый була димени? Әйе, гел елмаеп йөриләр, гел дустанә кебек тоелалар. Елмаеп йөргәч, бу кеше бик ихластыр, ярдәмчелдер, миһербанлыдыр дисең, күңелең шуңа ышана. Аннан соң ул кешенең һәр адымын акча белән исәпләгәнен беләсең дә, гайрәт чигә. Яки менә ризыкларын алыйк. Мин үзем аш-су тирәсенә якын торгач, Казанда суши-барым бар иде, Америкада да ресторан бизнесында эшләдем, ризыкларның сыйфатына бик нык игътибар итәм. Америкада бер кеше дә ачтан үлми, диләр. Ачтан түгел, ясалма ризыкларны организмы эшкәртә алмыйча, симезлектән үләләр анда. Кибетләрдә күп ризык әллә нинди ясалма. Помидорлары – пыяла кебек, бер ел торсын, бер ни дә булмый. Сөтләре – әчеми, майлары – бозылмый, яшелчәләре – череми, ипиләре – күгәрми. Аларның ашларына ияләнә алмадым мин. Үзебездә үскән чып-чын яшелчәләрне, җимешләрне ашыйсым килде. Дөрес, табигый ризыклар Америкада да бар, тик алар махсус кибетләрдә сатыла һәм кыйммәт тора. Үз илебездә рәхәт миңа», – ди җырчы егетебез.
Җырдан тыш, тагын бер яраткан шөгыле бар Рамилнең – җырлый-җырлый ашарга пешерергә ярата. Бүген ул «Сөембикә» укучыларына итальяннарның иң популяр ризыгы (пиццадан кала, билгеле) – ризотто пешереп күрсәтә.
Кирәк:

1 кг тавык ите;
200 г дөге (ризотто өчен арборио, басмати, виалоне нано, карнароли сортлары яхшы. Бик тырышканда гади дөгедән дә яхшы ризотто әзерләргә була);
2 баш суган;
3-4 тырнак сарымсак;
2 кишер;
100 г атланмай;
100 г каты сыр;
тоз-борыч.
Эш барышы:
Тавык итен сөякләреннән аралап, шакмаклап турыйбыз.

Сөякләреннән шулпа кайнатырга куябыз. Күбеген җыеп алганнан соң, шулпага турамыйча гына бер баш суган белән, кишер салабыз, тәменчә тоз өстибез.

Шулпа әзер булгач, сөзеп, янә талгын утка утыртабыз. Ризотто өчен шулпаның гел кайнар булуы мөһим.
Калын төпле табада атланмайның яртысын эретеп, иң элек суганны кыздырып алабыз.

Суган яртылаш кызгач (аны көйдерми кыздыру бик мөһим), шакмаклап туралган кишер өстибез.

Кишер йомшаргач, туралган тавык итен салабыз.

Дөгене юып, ит өстенә салабыз һәм болгата-болгата ит белән бергә кыздырабыз.

Озак кыздырырга кирәкми, 3-4 минут җитә. Дөге күмелер-күмелмәслек итеп кенә кайнар шулпа агызабыз, 3-4 тырнак сарымсак батырабыз.

Ризотто ашчының гел үз янында булуын, шулпа өстәп торуын таләп итә. Дөге тәмам әзер булганчы кайнар шулпа өсти барып, болгата-болгата пешерәбез. Ризотто пылау кебек таралып та тормаска, шул ук вакытта дөге боткасына да әверелмәскә тиеш.
Итальяннар үзләре дөгенең бераз терерәк калганын ярата. Аль-денто, диләр андыйны. Дөге әзер булгач, уттан алып, калган атланмайны өстибез, уылган сыр сибәбез. Барысын бергә сак кына болгатабыз.

Ризотто кайнар килеш кенә ашала торган ризык. Аны табынга сай тәлинкәгә салып, яшел аштәмләткечләр белән бизәп чыгаралар.

Ашларыгыз тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.