Резеда ШӘРӘФИЕВАдан лазанья!

Бүгенге мастер-классыбызның хуҗабикәсе — Татарстанның халык артисты Резеда ШӘРӘФИЕВА. Җиңел кулдан гына лазанья пешерергә өйрәтәчәк ул безне. Татар эстрадасына куе бәрхет тавышы, искиткеч күлмәкләре, эшләпәләре белән килеп керде ул. Иң матур киенүче җырчы диделәр аның турында. Шулай булмыйча соң, үзе теккән күлмәкләр иде бит алар. Рәссам-бизәүче белгечлеге менә кайчан кирәк ул! Тегәргә әнисеннән өйрәнсә, җырга хирыслыгы — әтисеннән. Аның гармунда уйнап җырлаганын авылдашлары хәтерли әле. Әтисенең хыялларын кызы чынга ашыра менә. Гастрольдән кайтып кергәнен чак туры китердек. Аш-суга да оста икән җырчыбыз. Ул тәкъдим иткән ризыкны бергәләп әзерлик әле!
Кирәк:
- 400 г фарш;
- 2 баш суган;
- 1 кишер;
- 2 аш кашыгы томат пастасы;
- 400 мл кайнаган су;
- 4 аш кашыгы үсемлек мае;
- тоз-борыч, дәфнә яфрагы;
- 200 г каты сыр;
- 0,5 кг лазанья өчен махсус токмач
Соус өчен:
- 50 г акмай;
- 50 г он;
- 900 мл сөт.
Эш барышы:
- Суганны турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Ул алтынсу төскә кергәч, кишер уып салабыз. Икесен бергә болгата-болгата кыздырабыз. Кишер йомшаргач, фаршны кушабыз. Бераздан томат пастасы салабыз, тоз-борыч сибәбез. Кайнаган су салып, сүрән генә утта пешерүне дәвам итәбез.
- Ул пешкән арада соус ясыйк.
Калын төпле кәстрүлдә акмай эретәбез, шуңа аз-азлап кына он кушабыз. Төерләре калмаслык итеп туглагач, сөт өстибез, тоз сибәбез. Сөт кайнап чыккач, тагын бер кат яхшылап туглыйбыз һәм уттан алабыз.
- Турыпочмаклы табаның төбен майлап, юка гына итеп соус ягабыз. Аның өстенә фаршны салабыз, кашык белән тигезлибез. Фаршны күп салырга кирәкми, юка гына булсын. Фарш өстенә уылган сыр сибәбез.
Сыр өстенә бер кат токмач тезеп чыгабыз.
- Токмач өстенә мул итеп кабат соус ягабыз. Бу юлы инде соус күп булырга, токмачны тулысынча капларга тиеш. Югыйсә токмачның пешмәве ихтимал. Соустан соң тагын ит һәм сыр катламнары салына. Аннан соң тагын токмач тезелә. Шул рәвешле берничә кат хасил була. Без, мәсәлән, токмачны дүрт кат тездек. Иң өскә – соус, аның өстенә – ит, ит өстенә сыр уып, лазаньяны 180–200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.
Ул 30-40 минуттан әзер була.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.