Логотип
Икенче ашлар

Үрелгән чүлмәк

Кирәк:

Ике өлеш өчен:

* чүпрәсез катлы камыр  – 500 г;
* суган белән куырган баллы гөмбә (опята) – 200 г;
* балык фаршы – 200 г;
* бәрәңге – 2 данә;
* тоз, борыч - тәменчә;
* йомырка - 1 данә.




Эш барышы:

1. Суган белән куырган баллы гөмбә, балык фаршы (яки башка аз кылчыклы балык) һәм туралган бәрәңге бер савытка салабыз. Тоз-борыч сибәбез. 



2. Камырны ике өлешкә бүләбез. Берсен бик юка итеп җәябез дә, эченә эчлек салабыз.  


3. Җәелгән камырның кырыен секторларга бүләбез (секторлар саны так булырга тиеш). 


4. «Нурларны» берсен рәсемдәгечә күтәрәбез. 


5. Камырның икенче өлешен дә юка итеп җәябез һәм тасмалыйбыз (булачак чүлмәкнең әйләнәсенә тигез булырга тиеш). Бер тасманы алабыз да, чүлмәк өстенә куябыз. Камыр секторларын шахмат тәртибендә үрәбез. Эчлекне каплаганчы дәвам итәбез. 


6. Камыр калдыкларыннан капкач ясап, чүлмәк өстен каплыйбыз. Өстенә матурлык өчен элмәк тә әвәләп куярга була. Капкач тыгыз булмасын - пешкәндә пары чыгардай ясарга кирәк. Әкрен генә кәгазь җәелгән формага күчерәбез һәм күпертелгән йомырка сылап чыгарабыз. 200 градуска жылытылган мичтә 30-40 минут тотабыз. 


7. Әзер чүлмәкне мичтән чыгарырга ашыкмагыз - утны сүндергәч, бер 10-5 минут торсын. 
Мичтән чыгаргач, кәгазьне алабыз, чүлмәкне сай савытка күчереп яшелчә белән бизибез. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Непременно повторю! Шикарно!

    Хәзер укыйлар