Логотип
Икенче ашлар

Өйдә әзерләнә торган сыр рецепты: тиз, җайлы һәм тәмле

Иң элек бу сыр белән мине хезмәттәшем сыйлады. Тәме искитәрлек! Өйгә кайтуга, үзем дә ясадым. Рецепты бик җайлы булып чыкты. Кичтән ясап калдырдым, иртәнгә әзер булды. Балалар бик яратып ашый.


1. 2 литр сыер сөтен (майлылыгы 3,2%) кайнарга утыртабыз.

2. Шул арада 1 килограмм кибет каймагына 5 йомырка сытып, тәменчә тоз кушып, туглыйбыз. Әгәр теләсәгез, тәмләткеч үләннәр кушарга була (мин төрек тәмләткече - кызыл борыч белән кипкән помидор куштым).



3. Сөт кабара башлауга, каймаклы массаны шуңа агызабыз да, кайнап чыккач, сүрән утта  7-8 минут тотабыз. Болгаткалап торабыз. Масса эремчекләнергә тиеш.



4. Эремчекләнгән массаны ике кат марля һәм дуршлаг аша сыгабыз. Сыгып бетергәч, массаны тыгызлап марляга төрәбез дә, авыр әйбер (пресс) астына куябыз һәм бер төнгә калдырабыз. Мин пресс  урынына  3 литрлы банка белән су куйдым.



Иртәнгә сыр әзер! Тәмле булсын!







чыганак: http://intertat.ru/tt/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар