Логотип
Икенче ашлар

Ногыт борчагыннан лагман

Лагман – Урта Азия халкының бик популяр һәм яратып әзерләнә торган милли ашлары. Лагман, гадәттә, сарык итеннән, яшелчәләрдән һәм сузылучан озын токмачтан әзерләнә. Токмач махсус ысул белән сузыла: балалар скакалкасын әйләндергән сыман, аны бер киләп токмачка сузалар.
Лагманның шулпасы күп булган очракта, ул аш кебек була, ә шулпасы әзрәк булса, подливалы токмач булып исәпләнә.
 

Кирәк:
 
* 500 г йомшак сыер ите;
* 2 баш суган;
* 1 баллы болгар борычы;
* 4-6 данә помидор;
* 2 данә бик зур булмаган кишер;
* 7 кузак ногыт борчагы (яшь борчак булса яхшырак);
* 100 г кәбестә;
* 3-4 данә бәрәңге (яшь бәрәңге булса яхшырак);
* 4 тырнак сарымсак;
* 500 мл су;
* берәр тотам яшел аштәмләткечләр – петрушка, кинза, укроп;
* 1 чәй кашыгы эре булган диңгез тозы;
* 1 чәй кашыгының 1/4 өлеше төелгән кара борыч;
* 500 г лагман токмачы.

 

Эш барышы:

1. Йомшак ит кисәген әстерхан чикләвеге кебек кисәкләргә турап, үсемлек маенда казанга кыздырырга салабыз.

 
2. Ит кызган арада, суган турап, ит янына салабыз.

 
3. Баллы борычны орлыкларыннан арындырып, шакмклап турыйбыз, аннан аны да ит янына кушабыз.

 
4. Телемләп туралган помидорларны да казанга салып җибәрәбез.

 
5. Түгәрәкләп турасаң, кишер бик матур күренә, шуңа күрә дә кишерне түгәрәкләп турап, шунда ук салабыз. Ниһаять барысын бергә болгатып, сүрән генә утта үз сутында пешерәбез.


6. Ногытны кузакларыннан алып, казанга салабыз.

 
7. Бәрәңгене әрчеп, эре кисәкләргә турап, яшелчәләр өстенә салабыз.

 
8. Инде чират – кәбестәгә, аны да турап, казанга салабыз. Шуннан соң ярты литр кайнар су өстибез. Казанның капкачын томалап, 40-50 минут сүрән утта пешерәбез.


9. Иң соңгы эш итеп яшел аштәмләткечләрне – кинза, укроп, петрушканы турап салабыз. Сарымсак турап, өстибез. Тоз сибеп, болгатып алабыз. Тагын 10 минут чамасы пешерәбез дә уттан алабыз.


10. Ә лагман токмачын аерым пешерәбез. Табынга бирер алдыннан тирән тәлинкәгә башта бер өлеш токмач салып, аннан яшелчәләр белән пешкән ит өлеше өстибез. Яшел аштәмләткечләр белән бизибез.

Ашларыгыз тәмле булсын!
 
 







 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар