Майсыз "фри" бәрәңгесе

Тиз генə өлгерə торган, тəмле дə булырлык үзгə бер ризык ашыйсы килеп китə кайчак. Менə шундыйлар рəтенə майсыз гына кыздырылган кетердəвекле хуш исле бəрəңге дə керə. Бик тиз өлгерə ул. Сез дə пешереп карагыз. Искитмəле булачак!
 

Кирəк:

* 6 данə бəрəңге;
* 2 йомырканың агы;
* тəменчə тоз;
* яшел аш тəмлəткеч үлəннəр.
 

Эш барышы:

1. Бəрəңгене кабыклы килеш бик əйбəтлəп щетка белəн юабыз. Суы саркып бетəргə тиеш. Озынча кисəклəргə турыйбыз.


2. Йомырканың агын тоз белəн бергə күбеклəнгəнче күпертəбез. Əзер бəрəңгелəрне шул йомырка агында чылатып алабыз.


3. «Антипригарный коврик»ны противеньга җəеп, бəрəңгене шунда таратып җəябез. 20 минут чамасы 230 градуска кадəр кызган духовкада алсу төскə кергəнче кыздырабыз.


Əзер бəрəңгене тирəн тəлинкəгə салып, өстенə туралган яшел аш тəмлəткеч үлəннəр сибəбез. Табынга кайнар килеш сөт белəн чыгарабыз.
Тəмле булсын!
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»