Логотип
Икенче ашлар

Маринадланган мидияләр

Үзегез маринадлаган мидияләр күпкә тәмлерәк, чөнки ингредиентларны үзегез теләгәнчә салып эшлисез. Бернинди дә кыенлыгы да, мәшәкате дә юк.
 

Кирәк:

* 500 г туңдырылган мидияләр.

Маринад өчен:
* 200 мл су;
* 1 чәй кашыгы тоз (өстен өймичә);
* 1 чәй кашыгы песок (өcтен өймичә);
* 1 чәй кашыгы аш тәмләткече;
* 2 данә дәфнә (лавр) яфрагы;
* 3 аш кашыгы соя соусы;
* 1 чәй кашыгы тозланган яки яңа гына өлгергән укроп;
* 3-4 тырнак сарымсак;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* 50 мл алма серкәсе.


Табынга чыгарыр өчен:
* лимон;
* зәйтүн мае.

Эш барышы:

1. Кәстрүлгә су агызып, кайнатырга куябыз. Кайнау кергәч, тоз, песок, аш тәмләткече, дәфнә яфракларын да кәстрүлә салып сүрән утта 10 минут чамасы кайнатабыз.


2. Аннары 50 мл алма серкәсе, туралган сарымсак, тозлы яки яңа гына өлгергән укроп кушып, тагын кайнатып чыгарабыз да уттан алабыз.


3. Бүлмә температурасында эрегән мидияләрне бик киң булмаган савытка урнаштырып, өстенә иләк аркылы кайнар маринад агызабыз.


4. Мидияләрнең өстенә рассол капларлык итеп тәлинкә белән каплыйбыз. Аннан, өстеннән пленка белән каплап, бүлмә температурасында суытабыз һәм бер суткага суыткычка куеп торабыз.



5. Әзер булган мидияләрне маринадтан алып, зәйтүн мае кушабыз һәм лимон суты сибеп, табынга чыгарабыз.


Тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар