Логотип
Икенче ашлар

Кыздырылган балык

I ысул
Чистартып əрчелгəн балыкны табакка салабыз да, өстенə тоз сибеп болгатабыз.
Шуннан соң сөткə каймак, йомырка һəм тоз салып сыек кына камыр ясыйбыз. Балыкларны шул камырга манчып майлы табада ике яклап кыздырабыз.
Аннары барысын бергə тирəн табага тутырып капкачлыйбыз да, утта бераз пешереп алабыз.
Əле эш бетмəде, балыкларны аерым-аерым янə майлы табада əйлəндергəлəп кыздырып алырга кирəк.


II ысул
Сөягеннəн əрчелгəн “балык итен, башлы суган, сарымсак, чи бəрəңге, кызыл помидорны
иттарткычтан үткəрәбез. Шуңа кара борыч, чи йомырка, эретелгəн атланмай, тоз салып болгатабыз.
Əзер катнашмадан котлетлар ясап онда əвəлибез дə, көнбагыш мае салгач табага тезеп салмак утта кыздырабыз. Аларны табынга йомры бəрəңге белəн бергə икенче аш сыйфатында да бирергə була.


I ысул. Камыр өчен ярты стакан сөт, 2 аш кашыгы каймак, йомырка һəм тоз кирəк.
II ысул. 5-6 балык өчен 3 баш суган, 2 төш сарымсак, 1 бəрəңге, 2 помидор, 2 йомырка, 50 г
атланмай, тоз һəм кара борыч кирəк.

Рəсем: Елена Хитрова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар