Кукуруза оны белән әзерләнгән равиоли

Равиоли – итальян ризыгы, төрле-төрле эчлекләр белән пешерелгән макарон ризыгы. Безнеңчә әйтсәк, пилмән була инде.
Италия әдәбиятында равиоли турында инде XIII гасырда ук телгә алына. Баштарак ул сицилияләрнеке дип саналган. Без пешергән равиолилар исә гадәти генә түгел, ә глютенсыз кукуруза оныннан пешергәнгә күрә, диетик ризык.
Италия әдәбиятында равиоли турында инде XIII гасырда ук телгә алына. Баштарак ул сицилияләрнеке дип саналган. Без пешергән равиолилар исә гадәти генә түгел, ә глютенсыз кукуруза оныннан пешергәнгә күрә, диетик ризык.
Кирәк:
* 1 данә йомырка;
* 1 стакан бодай оны;
* 1 стакан кукуруза оны;
* 50 мл су;
* 1 чәй кашыгы төелгән баллы борыч (паприка);
* 1/2 чәй кашыгы тоз;
* 2 аш кашыгы зәйтүн мае.
* 125 г эремчек;
* 125 г бәрәңге;
* үсемлек маенда кыздырылган 2 баш суган;
* тәменчә тоз;
* табынга биргәндә янына кую өчен каймак.
Эш барышы:
1. Ике онны да бергә кушып, илибез. Уртасын чокырлап, йомырка сытабыз, зәйтүн мае салабыз.


2. Су өстәп, барысын бергә болгатабыз. Шунда ук тоз, паприканы да кушып җибәрәбез. Аннары инде бик каты итмичә камырны басабыз. Пилмән камыры кебек булырга тиеш.


3. Басып бетергәннән соң, камырны полиэтилен капка тыгып, ярты сәгатькә бер читкә алып куеп торабыз.


4. Эчлек өчен кыздырылган сугын, эремчек һәм пешкән бәрәңгене бергә кушып болгатабыз. Тәменчә тоз өстибез. Төерләрсез куе гына эчлек барлыкка килергә тиеш.


5. Камырны юка итеп зур җәемгә җәябез дә тигез тасмаларга теләбез.

6. Бер тасмага тигез аралар калдырып, эчлекне салып чыгабыз.

6. Бер тасмага тигез аралар калдырып, эчлекне салып чыгабыз.

7. Аның өстеннән икенче тасманы каплап, шакмаклап кисәбез, кырыйларын чәнечке ярдәмендә ябыштырабыз. Равиолиларны башка төрле итеп тә ясарга була, мәсәлән – түгәрәк итеп.




8. Равиолиларны кайнап утырган тозлы суга салып, 7-10 минут чамасы пешерәбез.
Табынга чыгарганда өстен петрушка белән бизибез, янына каймак куябыз.
фото: Марина Дмитриева
фото: Марина Дмитриева
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.