Логотип
Икенче ашлар

Креплах – еврей халкының пилмәне

Еврей халкының бәйрәмнәрдә сыйлана торган пилмәннәрен әзерлибез әле менә. Бик тәмле килеп чыга ул. Сез дә әзерләп карагыз әле. Камыры да үзенә бертөрле, үзле – кайнар су белән ясала. Пилмән итеп бөккәндә бик уңайлы – әйбәт ябыша. Эчлек өчен күркә ите белән помидор кулланабыз. Суганны алдан кыздырабыз.
 

Кирәк:

(2,5 кг пилмән өчен)
* 4 чынаяк (400 мл) он;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* чынаякның 3/4 өлеше кайнар су;
* чынаякның 1/4 өлеше рафинадланган үсемлек мае;
* 2 йомырка.

Эчлек өчен:
* күркә итеннән 1 кг фарш;
* 2 зур помидор;
* зуррак 2 баш суган;
* 3 тырнак сарымсак;
* тәменчә – тоз, борыч.
 

Эш барышы:

1. Он белән суны үлчәр өчен бер үк бокалны кулланыйк. Он 4 бокал булса, су – 1 бокал. Шуннан чыгып, үзегез чамалагыз инде күпме камыр кирәген. Әле тәкъдим ителгән нормадан да пилмәннәр бик күп чыга. Шуңа күрә ярты гына нормадан ясасагыз да була.
Башта онны илибез.


2. Шунда ук 1 чәй кашыгы тоз өстибез.


3. Кап-кайнар суга салкын үсемлек мае салып, аны акрынлап онга агызабыз. Сыекчаны агыза-агыза, чәнечке белән онны бер уңайга  гына бутап торырга кирәк.


4. Җиңелчә генә күперткән 2 йомырканы барлыкка килгән катнашмага салып, камыр басабыз. 



5. Аннары, өстен томалап, сәгать-сәгать ярымга камырны алып куеп торабыз.


6. Ул арада эчлек әзерлибез. Суганны вак итеп турап, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.


7. Помидорларны җиңелчә генә пычак белән аркылыга-буйга кисеп алабыз да өсләреннән кайнар су коябыз. Аннан салкын су бөркеп, кабыгын салдырабыз.


8. Чистартылган помидорларны кисәкләргә турыйбыз, блендер белән туглап, боткага әйләндерәбез.



9. Әлеге томат катнашмасына кыздырылган суганны да кушып, берничә секунд тагын блендер белән туглыйбыз, ләкин суган артык изелерлек булмасын. Бу катнашмага вак итеп туралган сарымсакны да кушып, әйбәтләп туглыйбыз.




10. Зур табакка фарш, томатлы-суганлы катнашманы, тоз-борыч салабыз. 10 минутлап бик әйбәтләп болгатабыз. Ал төстәге бертөрле катнашма килеп чыгарга тиеш. Аны 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Шул вакыт эчендә ит юешлекне үзенә сеңдерергә тиеш.



11. Тиешле вакыт узгач, куна тактасында юка итеп җәем җәябез һәм түгәрәкләргә уеп чыгабыз.

12. Түгәрәкләрнең уртасына эчлек салып, өчпочмак формасына китереп, кырыйларын бөреп куябыз.


13. Пилмәннәрне кайнаган тозлы суга җибәреп, дәфнә яфрагы һәм хуш исле борчак (душистый горошек) салып, кайнау кергәч, 6 минут чамасы пешерәбез.
Әзер пилмәннәрне яшел аш тәмләткеч үләннәр белән табынга чыгарабыз. Тавык шулпасы белән бирсәк тә ярый.

Ашларыгыз тәмле булсын!
Пилмәнне күп итеп эшләп, суыткычка куеп катырырга да мөмкин. Кирәк вакытта тиз генә пешереп алырга бик тә уңайлы.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар