​Хачапури – Табын кояшы

Ул апельсиннар, мандариннар, кивилар үскән, башлары зәңгәр күкләргә ашкан кипарислар, пальмалар илендә — дөньяның җәннәти бер почмагында — Абхазия Республикасының Пицунда шәһәрендә яши. Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Яраткан шөгыльләре күп аның: ул шигырьләр яза, яшелчә әйберләреннән төрле тәмләткечләр әзерли... һәм телеңне йотарлык камыр ашлары пешерә.
 

Кирәк:


Камырга:
 1 кг он; 
 1 л сөт; 
 500 г каймак; 
 2 йомырка; 
 1 стакан үсемлек мае; 
 1 аш кашыгы чүпрә; 
 бер чеметем тоз.


Эчлеккә:


 Сулугуни сыры; 
 сыер мае.
 

Эш барышы:


җылытылган сөткә чүпрә саласың, аннары каймак, 2 йомырка, 1 стакан үсемлек мае, тоз кушасың да шуңа 
1 кг он салып, камыр басасың. 
Камырны тигез итеп өч өлешкә бүләсең. Аны үсемлек мае белән майланган өч табага кул белән җәясең. 
Камыр өстенә угычтан сыр уасың (бер баш сулугуни өч хачапурига җитә), өстенә 100-150 г сыер мае кушасың. 
Камырны һәрьяклап җыясың да тоташтырасың һәм кул белән басып, тигезләп куясың. Чәнечке белән берничә төштән төрткәлисең, 
өстен әз генә су кушылган 
күкәй сарысы белән майлап 
куясың. 
Аннары – мичкә... Өсте кызара башлауга – хачапури әзер!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан