Логотип
Икенче ашлар

​Ит рулеты



Өлеш итен юка белен формасына кергәнче суккалап йомшартыгыз. Шуңа тоз белән борыч сибегез дә, эчлек салып рулетсыман төрегез. Шуны җеп белән урап, кызар­ганчы майда кыздырыгыз. Аннары өстенә майонез яисә каймак сибеп әзер булганчы мичтә пешерегез. Рулетны яшелчә салатлары һәм тозланган яшелчәләр белән табын­га куегыз.
1-1,5 кг иткә төелгән һәм борчаклы кара борыч, тоз, 250 г майонез яисә 250 г каймак кирәк.

Эчлекләр түбәндәгечә әзерләнә.

Гөмбә эчлеге: гөмбәне суганнан аерым кыздырып, соңыннан гына кыздырылган суган белән болгатыгыз (2-3 башлы суган, 500-600 г тозланган гөмбә);
Суган белән йомырка эчлеге: туралган башлы суганны кызгылт төскә кергәнче кыздырыгыз. Шуңа эре итеп туралган йомырка кушып болгатыгыз (2-3 башлы суган, каты итеп пешерелгән 3-4 йомырка);
Тозлы кыяр эчлеге: кабыгы әрчелгән кыярны саламлап турап, кыздырылган суганга кушыгыз (2 башлы суган, 2-3 тозлы кыяр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар