Логотип
Икенче ашлар

Илсөя БӘДРЕТДИНОВАдан Яңа елга – «серле тавык»


Илсөя БӘДРЕТДИНОВА исемен татар дөньясында белмәгән кеше бар микән? Кыю, талантлы, тәвәккәл, чибәр, затлы... Бу исемлек чиксез. Кыю – чөнки ул мишәр кызы – Лениногорский районының Иске Шөгер авылыннан, тәвәккәл – чөнки яраткан Зәйнәп әбисе аны бер эштән дә куркып тормаска, кирәк булса, таш тишеп юл сабарга өйрәтеп үстергән. Талантлы – монысы аңа Күкләр бүләге. Без исә бу исемлеккә тагын бер сыйфатны өстәр идек: гаҗәеп уңган да әле ул – чып-чын татар хатыны, татар әнисе. Безнең халыкның андыйлар турында бик матур бер сүзе бар: «Кулы тәмле!» – диләр. Илсөя Бәдретдинова – тәмле куллы, ачык йөзле хуҗабикә. Яңа ел саныбызга осталык дәресе төшерергә баргач, без аны үзебез өчен өр-яңадан ачып кайттык. Ул пешергән «серле тавык» белән – исеме генә дә ни тора! – сез дә Яңа ел табыныгызны бизәгез әле.

 

Кирәк:

(4-5 кешелек гаилә өчен)

6 тавык боты;

200 г шампиньон гөмбәсе;

2 баш суган;

50 г каты сыр;

2-3 аш кашыгы кибет каймагы;

1 тырнак сарымсак;

тоз-борыч;

үсемлек мае.

 

Соус өчен:

250 г мүк җиләге;

ярты стакан чишмә суы;

75 г шикәр комы (ярты стакан чамасы);

1 чәй кашыгы тулыр-тулмас крахмал;

бер чеметем дарчин (корица).



 

Эш барышы:

тавык ботларын юып, сак кына тиресен салдырабыз. Бик җайлы куба ул, элпәсен үткен пычак белән кискәләп җибәрәсе генә бар. Алай да сак булыгыз, тиресе ертылып китмәсен. Ботның өске ягына кадәр килеп җиткәч, сеңерләрен кисеп, калынрак пычак белән сөяген өзеп чыгарабыз, өске буыны тире астында калсын.

Тавык итен сөягеннән аерып, ваклап турыйбыз. Блендер белән тураклатсаң да була, иттарткычтан чыгарсаң да ярый. Алай да итне турап кына салсаң, матуррак шикелле.

Табага үсемлек мае тамызып, башта вак итеп туралган суганны, аннары туралган гөмбәне кыздырып алабыз. Тәменчә тоз, борыч сибәбез.

 

Зуррак җамаякка кыздырылган гөмбәне, туралган итне, эре угычтан уылган сырны салып, яхшылап болгатабыз. Тоз белән борычның таманлыгын тикшерәбез.

Тавык тиресенә шушы эчлекне бал кашыгы белән тыгызлап тутырабыз. Тыгыз, йомры булса матур. Тиренең аскы итәген кайтарып, агач таякчыклар белән беркетеп куябыз.

 

Тутырылган тавык ботларын майлы табага тезеп, өстеннән вак угычтан уылган сарымсак кушылган каймак ягабыз да 40–50 минутка 180–200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Шулкадәр матур булып кызарып пешә алар.

 

Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын, ул пешкән арада бик тәмле бер соус әзерлик әле.

Юылган мүк җиләген тирән эчле кәстрүлгә салып, ярты стакан су өстибез дә кайнатырга куябыз.

Кайнап чыгуга, шикәр комы һәм бер чеметем дарчин өстибез.

Крахмалны аз гына салкын суда төерләре калмаслык итеп болгатып, мүк җиләге янына салабыз. Тагын бер кат кайнап чыкканнан соң, утны сүндерәбез.

Чак кына суынып киткән мүк җиләген блендер белән издереп алабыз. Боламык булганчы изәргә кирәкми, тере җиләкләр дә калырга тиеш.

Зур тәлинкә төбенә салат яфраклары түшәп, тутырган тавык ботларын матур итеп тезәбез, өстеннән җиңелчә генә соус агызып, петрушка яфраклары белән бизибез.

Калган соусны исә матур савытка салып, ит янына табынга чыгарабыз.

Имин һәм бәрәкәтле еллар телибез сезгә! Киләсе елларда да бергә аерылмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соякне пычак белэн кисеп газапланмагыз, монын очен махсус сатып алынган бакчачы секаторы бик жайлы. Э рецептка 5!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик бэйрэмчэ, кызыклы рецептка охшаган, тел йотарлыктыр дип уйлыйм.

      Хәзер укыйлар