Логотип
Икенче ашлар

Гедза (япон пилмәне)

Гёдза – Япониянең бик популяр ризыгы ул. Кытайлардан чыккан бу пилмәннәрне башта кыздырганнар. Ул цзяоцзы дип аталган. Японнарга ул бик ошаган. Алар аны төрле-төрле эчлек белән ясап, аңа яңа тәм өстәгәннәр.
Японнар күп очракта пилмәнне пешерсәләр дә, кыздырып та ашыйлар икән. Пешергән очракта, май белән сут, эреп, шулпага таралмасын өчен, камыр катырак басылырга тиеш.
Игътибар итсәгез, безнең пилмәннәрдән аермалы буларак, гёдза формасы белән дә, составы белән дә үзгә. Аның эчлеге итле генә түгел, ә төрле-төрле  – яшелчә белән дә, диңгез продуктлары белән дә, хәтта җиләк-җимеш белән дә булырга мөмкин икән.
Хәзер әзерләнә торган гёдза гөмбәдән булыр.
 

Кирәк:

Камыр өчен: 
* 500 г югары сортлы он;
* 200 мл су;
* 1 аш кашыгы манный ярмасы;
* чәй кашыгының 1/2 өлеше тоз;
* берничә тамчы зәйтүн мае.


Эчлек өчен:
* 20 данә ваграк шампиньон гөмбәсе;
* эре 1 баш суган;
* тәменчә тоз, борыч;
* 1 десерт кашыгы манный ярмасы;
* 10 г петрушка үләне;
* кыздырыр өчен 300 мл үсемлек мае;
* табынга биргәндә: лимон, петрушка үләне, соя соусы.

 

Эш барышы:

1. Гөмбәне дүрткә бүлеп, блендер белән берничә секунд ваклыйбыз.



2. Суганны да блендерда ваклыйбыз.




3. Тирән эчле табада үсемлек мае җылытып, гөмбә белән суганны әзер булганчы кыздырабыз. 




4. Тәменчә тоз, борыч сибәбез. 




5. Болгатып, 1 десерт кашыгы манный ярмасы кушып, 5 минут чамасы, капкач белән томалап, сүрән утта пешерәбез. 



6. Аннан, уттан алып, икенче бер савытка бушатып, туралган петрушка үләне өстәп, болгатабыз. Суытырга куябыз.




7. Иләнгән онга тоз, 1 аш кашыгы манный ярмасы кушабыз. Болгатабыз. Суны аз-азлап салабыз һәм берничә тамчы зәйтүн мае кушабыз. Аннан соң камыр баса башлыйбыз. Басып бетергәч, камырны бер савытка салып, өстен пищевой пленка белән тарттырып, 30-60 минутка куеп торабыз. Камыр әзер булгач, юка итеп җәем җәеп, стакан белән түгәрәкләр уеп алабыз. Шул түгәрәк уртасына берәр чәй кашыгы эчлек салып, кырыйларын бөгәбез. 





8. Аннары ике яклап бөрмәләр ясыйбыз.






9. Тирән эчле табада үсемлек мае кыздырып, әзер пилмәннәрне тезәбез. Берничә секунд әйләндерә-әйләндерә кыздырып алабыз.  




10. Табадан алгач, майлары сеңеп бетсен өчен кәгазь тастымалга алып торабыз.



11.Пилмәннәрне табынга соя соусы, лимон һәм петрушка үләне белән кайнар килеш чыгарырга. Салкын килеш тә бирергә була. Салкын булса да, үзе йомшак, үзе тәмле. Ә инде кетердәтә-кетердәтә ашыйсыгыз килсә, кайнар килеш ашарга тырышыгыз.



фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар