Ногыт борчагын кичтән үк җебетергә суга салып калдырыгыз. Икенче көнне бераз су өстәп, шул ук савытта кайнатырга куегыз. Су кайный башлауга, савытны уттан алып, мичкә тыгыгыз. 130 градуслы мичтә борчак дүрт сәгать чамасы томаланып, ярылмыйча йомшарып кына пешәргә тиеш. Аннары кәстрүлдә калган суны агызып, ногыт борчагы өстенә көнбагыш мае, лимон согы, тәмләткечләр, вакланган петрушка һәм тоз салыгыз. Әзер фулны өлеш тәлинкәләренә бүлегез дә, өстен пешкән йомырка кисәкләре белән бизәгез.
Дүрт өлеш өчен: 650 г ногыт борчагы (бобы), уылган өч төш сарымсак, ике аш кашыгы көнбагыш мае, каты итеп пешерелгән дүрт йомырка, бер кечкенә бәйләм петрушка, ярты чөй кашыгы төелгән борыч һәм бер чәй кашыгы тоз кирәк.
Комментарий юк