Логотип
Икенче ашлар

Дучмак

Гөлгенәнең бәлешен, коймакларын бер тапкыр авыз иткәннәр аннан үзләренә дә пешереп бирүен үтенми калмый. «Ризык әзерләгәндә бар дөньямны онытам, – ди Гөлгенә. Борынгы милли ашыбызны искә төшереп, Гөлгенә белән без дә йомырка дучмагы пешереп карыйк әле.

«Аш-су» сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Мамадыш районы Түбән Яке авылы кызы Гөлгенә ШИҺАПОВА. Гөлгенә – безнең коллегабыз, 20 елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасында эшли. Социаль мәсьәләләр һәм хатлар бүлеген җитәкли, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Якыннары аның аш-суга осталыгын да белә. «Мәндүмә әбием белән үстем. Мине оныгы кебек түгел, үзенең тугызынчы баласы итеп күрде, – ди кунагыбыз, бала чакларын искә төшереп. – Хатын-кыз белергә тиешле бөтен эшкә дә ул өйрәтте: аш-суга, чисталыкка, әдәпкә... Әйтеп өйрәтми, янында булышып йөреп, күреп өйрәнәсең. Без үскәндә мич яга торган заманнар иде әле. Йокыдан торышыбызга мич алдындагы плитәдә әбинең йә ашы, йә боткасы һәрчак әзер була. Ә дучмакларының тәмлелеге! Бәрәңге дучмагы, угыз дучмагы, йомырканыкы... Аның мич алдында дучмак пешереп торулары әле дә күз алдымда. Бәрәңге дучмагын бүген дә әзерлиләр үзе, ә менә угызныкы белән йомырканыкы инде онытылып бара». Гөлгенәнең бәлешен, коймакларын бер тапкыр авыз иткәннәр аннан үзләренә дә пешереп бирүен үтенми калмый. «Ризык әзерләгәндә бар дөньямны онытам, – ди Гөлгенә. – Миңа аның процессы да ошый, кешеләрнең сөенеп ашавы да... Җаныма рәхәтлек бирә торган эш ул ризык әзерләү».
Борынгы милли ашыбызны искә төшереп, Гөлгенә белән без дә йомырка дучмагы пешереп карыйк әле. Сезгә ошар дип ышанабыз. Ул бик тиз һәм җайлы әзерләнә.

Кирәк 
(камыр өчен) / 200–250 г сөт (сөткә яртылаш су кушарга була) / 1–2 йомырка / 100 г сыек май / 100 г атланмай / 1 аш кашыгы шикәр комы / тәменчә тоз / 600–700 г он.

Эчлек өчен / 5–6 йомырка (зурлыгына карап) / 150 г сөт / тәменчә тоз / 1–2 баш суган.


  Онны башта вак иләктән илибез. Иләнгән оннан басылган камыр яхшырак уңа.


  Тирән савытка сөт, йомырка, үсемлек мае һәм эретелгән атланмай, шикәр комы, тоз салып, барысын бергә туглыйбыз. Аз-азлап он куша барып, каты итми генә камыр басабыз. 


  Камырны озаклап, үзләнгәнче басарга кирәк.


Бераз ял иттереп алгач, аны 100 граммлы кечкенә кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Җәемнәр юка гына булырга тиеш.


 

Җәем кырыйларын 1–2 см күтәреп, вак бәлеш бөргән кебек, кырлы «сай савыт» – форма әзерлибез. Аларны коры табага тезеп, мичкә куябыз. Камыр формасын тотарлык булып пешә.


  Тирән савытка йомыркаларны сытып, тәменчә тоз салабыз, сөт кушабыз. Барысын бергә яхшылап туглыйбыз. 
Суганны вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Алтынсу төскә кергән суганны тугланган йомыркага кушабыз. Эчлек әзер.


  Мичтән алган «савыт»ларга эчлекне кашык белән тиз генә бүлеп салабыз. Артык тутырмаска кирәк.


  Пешеп чыгар алдыннан дучмакларның тышларын майлыйбыз һәм кызартыр өчен кабат кайнар мичкә куеп алабыз.


Әзер дучмакларны кайнар килеш табынга бирәбез.


Фото һәм видео: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    сода чисә разрыхлитель салынмыймы,салмагач камырны оозак итепбаскач та ул каты булмыймы?

    • аватар

      Лилия Гараева

      0

      0

      Без тәкъдим иткән рецептлар борынгы рецепт бит. Ул чорда сода да, камыр күперткеч тә булмаган. Без дә әбиләребездән отып алган ризыкларны кабаттан искә төшереп, журналда бирәбез. Май күп салынгач, камыр каты булырга тиеш түгел. Теләсәгез, сода салыгыз.

      Хәзер укыйлар