Логотип
Икенче ашлар

​Данлыклы Рамзидан Бешамель соусы рецепты




Гордон Рамзи исемеле шеф-повар турында ишетмәгән кеше юктыр инде. Һәрхәлдә, “Адская кухня” дигән шоу турында нәрсә дә булса ишетми калмагансыздыр. Исеме бөтен дөнья рестораторлары арасында киң танылган британияле Гордон Рамзиның рестораннары – 16 Мишлен йолдызы иясе!   

 

Бешамель соусы өчен кирәк:  

Атланмай – 25 г  

Он – 25 г  

Сөт – 300 мл  

Угычтан уылган чеддер сыры – 60 г  

Мөшкәт чикләвеге (мускатный орех) - 1 чеметем  

Тоз – тәменә карап  

Яңа гына төйгән борыч – тәменә карап  

 

Сотейник дип йөртелә торган тирән табада атланмайны эретәбез. Шуңа агач кашык белән онны кушабыз, пастага охшашлы масса килеп чыкканчы болгатабыз. 

Шуңа сөтнең өчтән берен кушабыз, куе катнашма килеп чыкканчы болгатабыз. Шуннан соң сөтнең тагын өчтән бер өлешен салып, “венчик” белән туглыйбыз, куе  гына кремга охшашлы масса килеп чыгарга тиеш.  

Калган сөтне өстәп бетерәбез, төз, борыч һәм бер чеметем мөшкәт чикләвеге оны кушабыз. Соусны болгата-болгата тагын бер минут утта тотабыз да чеддер сырын салып, әйбәтләп болгатабыз һәм уттан алабыз.  

   

Соус әзер!  

 

 

 

Бешамель французларның яратып куллана торган соусы. Аны Италиядә уйлап чыгарганнар дигән фараз да бар. Кыскасы, ул Европада барлыкка килгән, һәм гади дә, тәмле дә булганга, озын гомерле булып чыккан.  

 

Соусны итле ризыкларга, мәсәлән, котлетлар өстенә салып бирергә була. Шулай ук спагеттига кушып ашау өчен дә бик тәмле. Төп ингредиентларга үзегездән төрле тәмләткечләр өстәргә дә ярый. Бәлки, Рамзины көнләштерерлек берәр яңа рецепт уйлап чыгарырсыз?  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар