Булгурлы сарма

Сарма төрү дигәнне аңлата. Сарманың тәмен аңлатып биреп булмый, аны ашап карарга кирәк – шәрык ашларына хас булганча әчкелтем-төчкелтем бу ризык Төркиядә бик популяр икән. Далмадан аермалы буларак, сарма гадәттә бик юка була. Аны лимон һәм зәйтүн мае белән салкын килеш тә, ә каймак белән кайнар килеш тә биреп була. Булгур ярмасы ит белән катнашканда бер-берсенә бик тә туры килә. Сыйланып карагыз әле!
Кирәк:
* 15-20 кәбестә яфрагы;
* 100 г булгур ярмасы;
* сыер итеннән 200 г фарш;
* 1 баш суган;
* 1 аш кашыгы паприка;
* 1 аш кашыгы кибет каймагы;
* тәменчә тоз, борыч;
* 250 мл су яки шулпа.
Эш барышы:
1. Булгур ярмасына кайнар су коеп, ярты сәгатькә бүрттерергә куябыз.


2. Кәбестәнең өске өлешеннән кисеп, яфракларын таратабыз.


3. Яфракларны 3-4 минут тозлы суда кайнатып алабыз. Аннан салкын су астында суытабыз. Һәр яфракның уртадагы калын өлешен кисеп алабыз.


4. Табакка фарш, булгур ярмасы, вак итеп туралган суганны бергә кушабыз. Тоз, паприка аштәмләткече, төелгән кара борыч, каймак кушып, барысын да бик әйбәтләп болгатабыз.


5. Кәбестә яфрагын урталай кисеп, уртасына 1 чәй кашыгы эчлек салып, конверт кебек төрәбез.


6. Сарманы киң кырлы кәстрүлгә тезеп, өстенә шулпа агызабыз.


7. Өстен, пресслап, җәенке тәлинкә белән томалыйбыз. 40 минутлап пешерәбез.


8. Әзер сарманы лимон белән бизәп, каймак белән табынга чыгарабыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.