Логотип
Икенче ашлар

Болоньезе

Болоньезе әзерләр өчен итнең йомшак җире кирәк булачак. Итне никадәр озаграк пешерсәң, шулкадәр тәмлерәк була. Соусның да уңайлылыгы шунда, аны алдан әзерләп куярга була. Холодильникта ул өч көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Озаграк сакланган саен, тәмен югалтмый, үзенчәлекле булып кала.
 

Кирәк:

* 500 г чыгарткан сыер ите;
* 3 тырнак сарымсак;
* 1 баш суган;
* 400 мл аш тәмләткечле томат пастасы;
* берәр чәй кашыгы орегано белән кипкән укроп;
* 200 мл су;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2 аш кашыгы зәйтүн мае;
* 20 г атланмай.
 
Табынга бирер өчен:
* яшел суган;
* рәйхан үләне;
* «Пармезан» сыры.
 
 

Эш барышы:

1. Иң элек итне иттарткычтан чыгарабыз. Сарымсакны изәбез яисә турыйбыз гына. Тирән төпле савытка зәйтүн мае белән атланмай салып, утка куябыз. Май эрегәнче, 1-2 минут агач кашык белән болгаткалыйбыз. Шунда ук суганны турап салабыз да җиңелчә генә кыздырып алабыз. Аннан фаршны да шул савытка салып, төерләре калмасын өчен эйбәтләп болгатабыз. Итнең суты чыкканчы 5 минут чамасы сүрән утта кыздыргач, болгата-болгата 10-15 минутлап куәтрәк утта пешереп алабыз.


 
2. Уңайлылык өчен әзер аш тәмләткечле томат пастасы куллансак – әйбәтрәк. Шул пастаны ит өстенә салырга һәм 1 стакан су өстәп, әйбәтләп болгатырга кирәк. Сүрән генә утта капкачын томалап 2 сәгать чамасы пешерәбез. Ара-тирә болгатып алырга онытмагыз.


 
3. Аннан соң тәменчә тоз белән борыч салабыз, берәр чәй кашыгы орегано белән кипкән укроп өстибез. 

 
4. Табынга токмач белән чыгарабыз. Өстенә «Пармезан» сыры уабыз. Яшел суган, рәйхан үләне яфраклары белән бизибез.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар