Бодрум-кебаб

Мастер-классны Төркиядән килгән шеф-повар Өздән ЭРДОГАН үткәрә. Көндәлек ризыклардан да телеңне йотарлык ашлар әзерли белә ул.
Уңышының бөтен сере — соуста. Пешереп карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас. Бәйрәм табынының күрке булырлык бу ризыклар белән кадерле кешеләрегезне сыйларсыз.
Уңышының бөтен сере — соуста. Пешереп карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас. Бәйрәм табынының күрке булырлык бу ризыклар белән кадерле кешеләрегезне сыйларсыз.
Кирәк:
(бер өлеш өчен)
* 200 г чамасы сөяксез ит;
* 1 зур бәрәңге;
* 5 теш сарымсак,
* 2-3 аш кашыгы сөт;
* 2 помидор;
* ярты стакан биойогырт
(аны катык яки кибет каймагы да алыштыра ала);
* сыек май;
* бер чеметем тоз.
Эш барышы:
Итне саламлап турыйбыз һәм вак угычтан уылган ике теш сарымсак кушабыз. Шуңа сөт һәм 2-3 аш кашыгы сыек май өстәп, итне 4-5 минут бик яхшылап болгатабыз – йомшак булсын өчен кирәк бу. Итне майлы табага салып 10 минут чамасы кыздырабыз.
Бәрәңгене, саламлап, бик юка итеп турыйбыз да майда йөздереп, тиз генә кыздырып алабыз. Фритюр казаныгыз булса, шунда кыздырыгыз.
Соус әзерлик:
Помидорларны турап, 2 теш сарымсакны вак угычтан уабыз. Табага май тамызып, барысын бергә суы кайнап беткәнче кыздырабыз. Бер чеметем тоз сибәбез. 10 минуттан соус әзер.
Йогыртка да вак угычтан уылган бер теш сарымсак кушабыз.
Барысы да әзер булгач, ризыкларны тәлинкәгә катлы-катлы итеп өябез. Башта бәрәңге, аннан соң ит, ит өстенә томатлы соус салып, табынга чыгарабыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.