Мастер-классны Төркиядән килгән шеф-повар Өздән ЭРДОГАН үткәрә. Көндәлек ризыклардан да телеңне йотарлык ашлар әзерли белә ул. Уңышының бөтен сере — соуста. Пешереп карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас. Бәйрәм табынының күрке булырлык бу ризыклар белән кадерле кешеләрегезне сыйларсыз.