Логотип
Икенче ашлар

«Беф брези» — итле калҗа

Кирәк: 

(5 кешелек гаилә өчен)

* 1,5 кг сөяксез ит;
* 1 баш суган;
* 2 кишер;
* 2 төп порей суганы;
* 2-3 тырнак сарымсак;
* 100 мл бәлзәмле серкә (бальзамический уксус);
* 80 г атланмай;
* үсемлек мае;
* тоз-борыч, дәфнә (лавр) яфрагы.


 


Эш барышы:


 1. Итне ярыларыннан, сеңерләреннән арындырып, сүс бау белән тыгызлап бәйлибез. Ит калҗасының һәр ягы тигез, бер калынлыкта булсын өчен кирәк бу. Калҗага тоз-борыч сибәбез.



 

2. Калын төпле чуен савытка (моның өчен иң яхшысы – каз пешерә торган озынча чуен) бераз сыек май тамызып, утка куябыз һәм итнең һәр ягын әйләндереп кыздырабыз.

 
3. Кызган калҗаны тәлинкәгә алып торып, чуенда атланмай эретәбез һәм суган белән сарымсакны биш минут чамасы кыздырабыз. Алар янына калынрак итеп туралган кишер, эре боҗралап туралган порей суганын (ак өлешен генә) салабыз.
Рецепт буенча, яшелчәләр янына кызыл шәраб салынырга тиеш, ә без шәраб урынына бәлзәмле серкә салдык.
 




 4. Тагын биш минуттан чуенга итне кире салып, 250 мл кайнар шулпа яки кайнаган су өстибез, тәменчә тоз сибәбез, лавр яфрагы кушабыз. Чуен «авызын» пергамент кәгазе белән (безнең андый кәгазь булмагач, кәбестә яфрагы кулландык) томалап, капкачын каплыйбыз һәм 160 градус кызулыктагы мичкә куеп өч сәгать пешерәбез. Ара-тирә итне әйләндергәлибез.

Ит сусыл, йомшак булып пешә. Аны тәлинкәгә алып, бавыннан арындырабыз, телемләп турыйбыз.

Ит белән бирү өчен чуенда пеш­кән яшелчәләрдән соус әзерлик.
Бик гади әзерләнә ул: яшелчәләрне блендерда издерәбез, сыек каймак куелыгына җиткәнче итнең шулпасын өстибез, бер бал калагы атланмай салып, яхшылап күпертәбез.

Табынга итнең үзен генә чыгарсаң да әйбәт, без исә ит янына яшелчәләр пешерергә киңәш итәбез.
Ит яшелчә белән яхшырак үзләштерелә.

Кайнап торган суга тәменчә тоз кушып, вак шакмакларга туралган кишер, эрерәк итеп туралган бәрәңге салабыз. Алар пешкәч, ваграк бүлемнәргә аерылган чәчәк кәбестә, ваклап туралган кузаклы фасоль (стручковый) өстибез. Озак пешермибез – яшелчәләр изелерлек булмасын. Пешкән яшелчәләрне тишекле чүмечкә бушатып, суын саркытабыз.

Табага үсемлек мае тамызып, суган кыздырабыз, аннан яшелчәләр­не өстибез. Барысын бергә биш минуттан да артык кыздырмыйбыз, югыйсә яшелчәләрнең рәвеше югала. Ахырдан консервланган кукуруза өстәлә.




Яшелчә янына ит телемнәрен тезеп, табынга куябыз. Помидордан лалә чәчәге ясап, аның эченә соус салабыз. Яшелчәләр өстенә итнең шулпасын сибәбез. Ул үзенчәлекле тәм бирә.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар